+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 октябрь 2019, 12:23

“Минем бурыч – бизнеска ирекле сулыш алу мөмкинлеге бирү”

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы каршында Көндәшлекне үстерүгә булышылк итү буенча иҗтимагый совет утырышы узды. Чара республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев рәислегендә узды. Анда, шулай ук, Хөкүмәт әгъзалары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, кредит һәм чимал белән тәэмин итүче оешмалар, үсеш институтлары һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты.

– Монополиягә каршы хезмәт зур эш алып бара, һәм сез - бизнес өчен гадел һәм үтәкүренмәле кагыйдәләрне яклауда, чын-чынлап көндәшлекле бизнес-мохит булдыруда беренче фикердәшләребез, – диде Радий Хәбиров. – Чын мәгънәсендә сәламәт мохит – ул Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”нда һәм гомумдәүләт проектларда билгеләнгән төп бурычларны хәл итү.
Республика 2015 елдан башлап көндәшлек стандартларын эзлекле рәвештә кертә. 2017 ел йомгаклары буенча Башкортстан илдә 7нче урында. Республикада көндәшлекне үстерү буенча яңартылган “юл картасы” административ каршылыкларны киметүгә, кече һәм урта бизнестан сатып алулар өлешен арттыруга, дәүләт милкенә идарә итү процессларын камилләштерүгә, инновацион эшчәнлекне дәртләндерүгә, халыкның һәм эшкуарларның санлы, финанс белемлелеген арттыруга юнәлтелгән.
Яңа федераль нормаларга ярашлы, төбәкләр өчен тиешле эшне оештыру максатында өстенлекле юнәлешләрне сайлау өчен көндәшлекне үстерү буенча товар базарларының универсаль исемлеге билгеләнгән. Республикада 33 өстенлекле юнәлеш билгеләнгән. Аерым алганда, социаль өлкәдә көндәшлекне үстерү механизмнары сәламәтлек саклау өлкәсенә, дару препаратлары белән сәүдә итү базарларына һәм медицина хезмәтләре күрсәтүгә кертелә.
Мәгарифтә шәхси тармак өлешен мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем базарларында арттыру планлаштырыла. Икътисадның реаль тармагында көндәшлек базарлары авыл хуҗалыгы җитештерүе, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать, пассажирлар ташу, элемтә хезмәтләре өлкәсендә үстерелә.
Радий Хәбиров Хөкүмәткә көндәшлекне үстерү буенча гамәлдә булган “юл картасы”н активлаштырырга кушты.
– Минем бурыч – бизнеска ирекле сулыш алу мөмкинлеге бирү, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас