Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясе Генераль советы президиумының мониторинг федераль төркеменең йомгаклау утырышында катнашты.
- Бүген гомумдәүләт проектларын мониторинглау буенча эшче төркемнең эш барышын карау мөмкинлеге булды. Без бернәрсә дә яшермәдек. Бездә 58 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Республика өчен бу - безнең гражданнарның тормышын яхшыртуда сизелерлек алга китеш ясау мөмкинлеге. Юллар төзелеше темплары буенча да, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләрен матди тәэмин итү темплары буенча да бездә зур эш алып барыла. Быел гына да 20 балалар бакчасы һәм 20 мәктәп төзибез. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, - диде Радий Хәбиров.
Мониторинг төркеме җитәкчесе Денис Москвин хәбәр иткәнчә, Уфа башка төбәкләргә караганда күпкә алга киткән.
– Русиялеләрнең тормыш сыйфаты яхшырсын өчен без гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшлибез. Моның өчен партия контролен тиешле дәрәҗәдә тотарга һәм халык белән аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк, - диде ул.
Дәүләт думасы депутаты Юрий Кобзев Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда бик күп уңай якларны күрде.
– "Сәламәтлек саклау" форматында даими киңәшмәләр үткәрү, табибларга онкологияне иртә ачыклау өчен республиканың өстәмә акча бирүе һәм авылга баручы тар белгечләргә субсидияләр түләүләр - болар барысы да илнең башка төбәкләрендә дә таралуга лаек, – диде Юрий Кобзев.
Шул ук вакытта ул перинаталь үзәктә ачык вертолет мәйданчыгы пациентларны көндез генә түгел, төнлә дә кабул итәргә тиеш, ә хәзер андый мөмкинлек юк, дип өстәде.
Дәүләт думасы депутаты Михаил Чернышев республикада авария хәлендәге торак проблемасына игътибар итәргә чакырды. Ул шулай ук "Башкортстан ихаталары" республика проектын югары бәяләде.
– 400дән артык йорт ишегалдын республика комплекслы үзгәртеп кора, шунда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектына үз өлешен кертә. Башка төбәкләр Башкортстаннан үрнәк алсын иде, - диде Михаил Чернышев.
"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында бөтен ил өчен уртак булган каты коммуналь калдыклар проблемасы турында Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Ламейкин сөйләде. Ул медицина калдыкларын үтилләштерү проблемасын аерым билгеләде. Чүп-чарны аерым җыюны кертү, техника сатып алу операторларына ярдәм итү һәм республика халкы белән «кайнар линия» оештыру уңай мисал буларак аталды.
Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Сазонов берьюлы «Санлы икътисад», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проектларына анализ ясады. Аның фикеренчә, бу мәсьәләләргә бизнесменнарның үз күзләре белән карарга кирәк, димәк, малтабарларның иҗтимагый оешмаларын активрак җәлеп итәргә кирәк.