Уфада Башкортстан Башлыгы каршында Көндәшлекне үстерүгә булышлык итү буенча иҗтимагый совет утырышы узды. Чара республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев рәислегендә узды.
– Монополиягә каршы хезмәт – бизнес өчен гадел һәм үтәкүренмәле кагыйдәләрне яклауда, чын-чынлап көндәшлекле бизнес-мохит булдыруда беренче фикердәшләребез, – диде Радий Хәбиров. – Чын мәгънәсендә сәламәт мохит – ул Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”нда һәм гомумдәүләт проектларында билгеләнгән төп бурычларны хәл итү.
Республика 2015 елдан башлап көндәшлек стандартларын эзлекле рәвештә кертә. 2017 ел йомгаклары буенча, Башкортстан илдә 7нче урында. Республикада көндәшлекне үстерү буенча яңартылган “юл картасы” административ каршылыкларны киметүгә, кече һәм урта бизнестан сатып алулар өлешен арттыруга, дәүләт милкенә идарә итү процессларын камилләштерүгә, инновацион эшчәнлекне дәртләндерүгә, халыкның һәм эшкуарларның санлы, финанс белемлелеген арттыруга юнәлтелгән.
Радий Хәбиров Хөкүмәткә көндәшлекне үстерү буенча гамәлдә булган “юл картасы”н активлаштырырга кушты.
– Минем бурыч – бизнеска иркен сулыш алу мөмкинлеге бирү, – диде Радий Хәбиров.