+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 октябрь 2019, 11:00

Уфада "Урал энергетикасы" күргәзмәсе эшли башлады

Бүген Уфада ачылган "Урал энергетикасы" 25нче халыкара күргәзмәсендә илебез һәм чит илләрнең энергетика һәм электр техникасы җайланмаларын уйлап табучылар, җитештерүчеләр һәм сатучыларның рекордлы саны тәкъдим ителде.

Бүген Уфада ачылган "Урал энергетикасы" 25нче халыкара күргәзмәсендә илебез һәм чит илләрнең энергетика һәм электр техникасы җайланмаларын уйлап табучылар, җитештерүчеләр һәм сатучыларның рекордлы саны тәкъдим ителде.
Экспозициядә Русиянең 25 төбәгеннән һәм дөньяның 7 иленнән - Германия, Швейцария, Франция, Чехия, Польша, Кытай һәм Белоруссиядән - 130 компания үз стендларын урнаштырган. Күргәзмә белән бер үк вакытта Уфада, гадәттәгечә, Русия энергетикасы форумы уза, аның эшендә Русия һәм чит илләрдән тармакның әйдәүче экспертлары катнаша.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рәиф Абдрәхимов форумны ачуда республикада энергетиканы үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
- Без актив рәвештә кояш электр станцияләре төзибез. Төбәктә кояш генерациясенең гомум куәте 44 мегаваттка җиткән. Башкортстанда кече ГЭС төзелә, — диде Рәиф Абдрәхимов.
Башкортстанда 2015 һәм 2016 елларда энергия дефициты булган Хәйбулла һәм Куергазы районнарында Бөгелмә һәм Буребай кояш электр станцияләре эшли. 2017 ел ахырында Исәнгол станциясе эшен башлады. Бөрҗән һәм Стәрлебаш районнарында кояш электр станцияләре төзү планлаштырыла, аларның гомум егәрлеге - 35 мегаватт.
Форум кысаларында кояш энергетикасын үстерү буенча утырыш узачак һәм Уфаның бер мәктәбе түбәсендә уку-укыту кояш станциясен урнаштыру проекты гамәлгә ашырылачак. Ул Германиянең чит ил эшләре министрлыгы тарафыннан финансланган.
Читайте нас