+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 октябрь 2019, 11:04

Иң югары куәткә ия

Уфаның Затон бистәсендәге ТЭЦ былтыр эшли башлады һәм республика энергетика системасында иң зур инвестиция проекты булып тора.

Уфаның Затон бистәсендәге ТЭЦ былтыр эшли башлады һәм республика энергетика системасында иң зур инвестиция проекты булып тора. Аның төзелешенә 22 миллиард сум юнәлтелгән.
Җылылык электр станциясен төзү 2008 елда башлана, ләкин ике елдан “туңдырыла”. Төзелеш 2015 елда тергезелә һәм былтыр мартта сафка кертелә.
Бүген Уфа районына эш сәфәре барышында анда республика Башлыгы Радий Хәбиров булды. “Башкирская генерирующая компания” предприятиесе генеральный директоры Александр Симановский, ТЭЦ буенча экскурсия үткәреп, төбәк башлыгына аның мөмкинлекләре турында сөйләде.
ТЭЦ куәте 2,5-3 миллион квадрат метр торакны җылылык белән тәэмин итәргә мөмкин. Затон ТЭЦын сафка кертү Уфа энергоузелында куәтләр дефицитын бетерергә мөмкинлек бирә.
Радий Хәбиров ТЭЦның диспетчерлар бүлмәсендә булды. Бер хезмәткәр электр станциясенең республика территориясендә иң югары технологик куәткә ия булуын белдерде. Шунысы да мөһим: бөтен җиһазлар Русия предприятиеләрендә җитештерелгән.
Читайте нас