Бүген "Минем бизнес" үзәгендә Уфада 30 октябрьдә үтәчәк "Минем бизнес" форумының матбугат конференциясе узды.
Анда Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов, "Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы"ның директоры Ирек Гәрәев һәм "Синергия" университетының операцион директоры Арсен Касумян катнаштылар.
- Республикада эшкуарлыкны үстерү тенденциясен "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси малтабарлык инициативасына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты бирә. 2024 елга кадәр илдә эшкарлык белән шөгыльләнүчеләр саны 25 миллион кеше булырга тиеш булса, республикада 555 мең кеше шөгыльләнергә тиеш. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 409 мең кеше тәшкил итә.
Гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 5 төбәк проекты гамәлгә ашырыла: "Кече һәм урта эшкуарлыкның финанс ресурсларына үтемлелеге", "Кече һәм урта эшкуарлыкны акселерацияләү", "Бизнес алып бару шартларын яхшырту", "Эшкуарлыкны популярлаштыру". Соңгы проект кысаларында "Минем бизнес" форумы гамәлгә ашырыла да инде, - диде Илшат Таҗетдинов.
- Башкортстанда шундый зур форум оештыру - безнең өчен зур мәртәбә. Безнең илдә мондый форумны җиденче тапкыр уздырачакбыз. Кичә форум Казанда тәмамланды. Хәзерге вакытта без спикерларны сайлыйбыз. Бик күп кешеләр чыгыш ясарга һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга тели. Форумда катнашучылар өчен эффектив һәм кызыклы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен иң яхшыларны сайлап алабыз.
"Синергия" - илдә иң зур университетларның берсе. Без форумны уздырып кына калмыйбыз, беренче чиратта укытабыз. Бездә 60 меңнән артык студент укый һәм без аларны эшкуарлыкны популярлаштырырга өйрәтбез. Без, чыннан да, әлеге форумга киләчәк эшкуарларга файдалы мәгълүмат бирә алачакбыз, - диде Арсен Касумян.