+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 октябрь 2019, 11:43

Чүп вакытында чыгарылмый, контейнерлар җитми...

Башкортстан Хөкүмәте төбәк операторлары белән, эшне яхшы оештырган очракта, чүп чыгарган өчен түләүне арттыру мөмкинлеге турында фикер алышачак.

Башкортстан Хөкүмәте төбәк операторлары белән, эшне яхшы оештырган очракта, чүп чыгарган өчен түләүне арттыру мөмкинлеге турында фикер алышачак.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә белдерде. Хәзер Башкортстан тарифы Идел буе федераль округында иң түбәне булып кала: авыл җире өчен — 35 сум һәм шәһәрләр өчен 70 сум. Халыкның төбәк операторлары алдында 750 миллион сумнан артык бурычы бар. Үз чиратында, операторлар подрядчыларына 300 миллион сумнан артык бурычлы.Халыкның төп шикаятьләре чүпне вакытында чыгармау, контейнерлар һәм мәйданчыклар җитмәү, хезмәт күрсәтү бәясенә һәм ташламалар булмауга кагыла, дип хәбәр итте табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров.
Операторлар фирмаларга хезмәт күрсәтүгә барлыгы 21,1 мең килешү төзегән, аларның яртысы диярлек Уфа һәм аның тирә-як зонасында урнашкан. Эшкуарлар үзләренә көчләп тагылган нормативларны түләүдән баш тарта, операторлар аерым җыелган калдыкларны чыгаруга риза түгел, гәрчә тиеш булсалар да. Ведомство бары тик административ чаралар белән генә тәэсир итә ала, дип аңлатты министр: операторларга 337 протокол буенча 265 мең сумлык штраф салынган, хуҗалык итүче субъектларга 1000нән артык белдерү кәгазе бирелгән.
— 2020 елга калдыкларны җыю урыннары белән тәэмин итү бурычын тулысынча хәл итәргә кирәк, өстәвенә, барлык мәйданчыклар да бетон нигезле булырга тиеш, — диде республика Башлыгы.
Әле чүп-чарның 30 проценты аерым җыела, 15 проценты сортларга аерыла.
Читайте нас