+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 октябрь 2019, 14:41

Кадастр бәясе камилләшә

Дәүләт думасы депутатларына тикшерүгә "Кадастр бәяләвен камилләштерүдә Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты тәкъдим ителде. Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленара Дегтярева планлаштырылган үзгәрешләрнең төп моментларын аңлатты.

- Документ күчемсез милек хуҗаларының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән. Беренче чиратта, кадастр бәясе күпкә дөресрәк билгеләнсен, шул ук вакытта хаталарга юл куелмасын өчен кадастр бәясен билгеләү процедурасын гадиләштерү күздә тотыла.
2022 елдан башлап дәүләт кадастр бәяләвен 4 елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Федераль әһәмияттәге шәһәрләр - Мәскәү, Санкт-Петербург өчен ике елга бер тапкыр үткәрү мөмкинлеге карала.
Шулай ук яңа закон проекты буенча бюджет учреждениеләренең кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны карау вакытын 10 календарь көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим ителә. Әлеге вакытта ул 30 көн тәшкил итә.
Документ проектында түбәндәге схема тәкъдим ителгән: әгәр төзәтү кертү нәтиҗәсендә күчемсез милек объектының кадастр бәясе кимесә, ул хаталы бәя билгеләнү датасыннан кулланыла, ә кадастр бәясе артса - яңа салым чорыннан кулланылачак, - диде ул.
Читайте нас