+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 ноябрь 2019, 12:03

Дәүләт җыелышы-Корылтайга 2020 елга республика бюджеты проекты кертелде

Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтайга «2020 елга бюджет һәм 2021 һәм 2022 еллар чорына Башкортстанның бюджет планы турында»гы закон проекты кертелде. Республика парламенты президиумы бюджет документлары пакетын карарга һәм бюджет турындагы закон проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасын билгеләргә ниятли.

- Әлеге вакытта республиканың 2020 елга керемнәре 194,2 миллиард сум күләмендә фаразланган, чыгымнар – 216,2 миллиард сум. Бу ахыргы сумма түгел, закон проектын алга таба карау барышында аларга берничә тапкыр төзәтмә кертеләчәк. Кагыйдә буларак, мондый төзәтмәләр арту ягына таба бара. Әмма инде хәзер үк киләсе ел бюджеты, агымдагы елга караганда, күпкә артыграк булыр дип фаразларга мөмкин. Аның төп параметрлары хәтта хәзерге вакытта да узган ел шундый ук закон проекты кертелгән вакытка тиешле күрсәткечләрдән 20 миллиардтан артык, - диде дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Константин Толкачев ассызыклаганча, бюджетның соңгы параметрларына карамастан, ул социаль юнәлешле характерда булачак, ягъни дәүләт тарафыннан гражданнар алдында үз йөкләмәләрен максималь рәвештә үтәүгә юнәлтеләчәк. Алар арасында - республикада яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру, социаль һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт системасын үстерү. Бу максатларга бюджетның өчтән икесе тотыла.

Хәзерге вакытта 2020 ел бюджеты дефициты 20 миллиард сум булыр дип фаразлана.

Киләсе елга республика бюджеты проекты парламент комитетлары тарафыннан каралачак. Аңа үзгәрешләр кертү депутатлар тәкъдимнәре буенча да, халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча да мөмкин.
Читайте нас