Чарада илнең Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Николай Евменов, "Адмиралтейские верфи" оешмасының генеральный директоры Александр Бузаков һәм Уфа мэры Өлфәт Мостафин катнаштылар.
Алты су асты көймәсе төзү турындагы контрактка 2016 елда кул куелган иде. Ике кораб төзелде дә инде. Беренчесенә күптән түгел сынаулар да үткәрелде.
Төзелеш эшләрен 2022 елда тәмамлау күзаллана. Алар тулысынча заманча җиһазландырылачак.