+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 ноябрь 2019, 12:10

Башкортстан халкы бюджетны формалаштыруда катнаша ала

19 ноябрьдә Уфада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай 2020 елга бюджет, 2021 һәм 2022 еллар чорына Башкортстанның бюджет планы буенча ачык тыңлаулар уткәрәчәк.

19 ноябрьдә Уфада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай 2020 елга бюджет, 2021 һәм 2022 еллар чорына Башкортстанның бюджет планы буенча ачык тыңлаулар уткәрәчәк.

Гражданнар бюджет турындагы закон проектын әзерләү барышында экспертлар сыйфатында чыгыш ясый, тыңлауларда катнаша, үз тәкъдимнәрен кертә ала. Парламент Рәисе Константин Толкачев ассызыклаганча, 2020 елга бюджет буенча ачык тыңлауларда республиканың теләсә кайсы кешесе катнаша ала.
- Бу - ачык чара. Анда катнашырга теләүчеләр телефон һәм электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теге яки бу сәбәпләр аркасында тыңлауларда катнаша алмаучыларга уңайлы булсын өчен парламент сайтында онлайн-трансляция алып барылачак, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Бюджет проекты Башкортстанның рәсми интернет-порталында һәм республика парламентының рәсми сайтында урнаштырылачак. Закон проекты буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр профильле парламент комитеты тарафыннан 15 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон почта буенча кабул ителәчәк: kbudget@bashkortostan.ru.

Ачык тыңлауларда катнашырга теләүчеләрне, шулай ук, халык алдында тыңлауларда чыгыш ясарга теләүче гражданнарны алдан теркәү 5 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр 9дан 18:00 сәгатькә кадәр +7 347 218-31-50 телефоны буенча яисә kbudget@bashkortostan.ru. электрон почтасы буенча башкарылачак.
Читайте нас