Алар халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен мөһим
7 ноябрьдә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Мәскәүдә үткән “Төбәкләргә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр” дип исемләнгән форумда катнашты. Ул илне социаль – икътисади үстерүдә хәлиткеч роль уйнаучы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга багышланды.
Зур җыелышта спикерлар буларак, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, финанс министры Антон Силуанов, Русиянең инвестицияләр фонды генеральный директоры Кирилл Дмитриев чыгыш ясады.
Пленар утырыштан соң Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров һәм вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Русия төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча дәүләт үзәге җитәкчесе Александр Галушко белән Башкортстанның инвестиция проектларын тормышка ашыруда, чит илләр инвесторларын җәлеп итүдә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Республикага средстволар салырга ниятләгән инвесторлар белән очрашулар да булды.
Шулай ук узган атнада Уфада Андрей Назаров рәислегендә 2020 елда узачак эшлекле чараларга багышланган стратегик сессия үтте. Анда алдагы елның эшлекле календарен булдыру, гомумән, Хөкүмәт үткәргән чараларның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү, инвестиция җәлеп итүчәнлекне активлаштыру турында сүз барды.
Әйе, Башкортстан байтак күрсәткечләр буенча бүген Русиянең тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы субъекты исәпләнә. Әмма икътисади үсешне алга таба тагы да тизләтү зарур. Шул исәптән – Башкортстанда да. Ягъни, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыра барып, икътисади үсешкә ирешергә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Ә тотрыклылык һәм үсешнең нигезе – икътисадка инвестицияләр җәлеп итү. Билгеле булуынча, җитештерүне арттыруга юнәлеш тотып, средстволарны яңа предприятиеләр төзүгә яки булганнарын камилләштерүгә, заманча техника һәм технологияләрне үзләштерүгә салу (тотыну) “инвестиция” дип атала. Шулай ук мәгарифне үстерүгә, сәламәтлек саклауны камилләштерүгә тотынылган акчаларны да “киләчәккә инвестицияләр” дип атыйлар. Ягъни, гадиләштереп әйткәндә, алар – эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар, социаль-икътисади иминлек дигән сүз.
Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе көн кадагыннан төшми. Бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру исә халыкның тормыш сыйфатын югары баскычка күтәрү, гомумән, республиканы тагын да уңышлырак төбәккә әверелдерү максатын куя.
Бу уңайдан “сентябрь указы”на кул куйганда беренчел максат итеп Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киләчәктә инвестицияләрнең еллык күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерүне, инвестиция үсеше буенча Дәүләт рейтингы лидерлары бишлегенә керүне атады. Инвестицияләр мәсьәләсе шуңа күрә дә, бигрәк тә соңгы бер ел дәвамында, көнүзәккә әверелде. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәр атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвесторлар катнашлыгында республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә булышуга юнәлтелгән “Инвестиция сәгате” дигән утырыш үткәрә. Мондый утырышлар район һәм шәһәрләрдә дә үтә, төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, тиешле карарлар кабул ителә.