+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 ноябрь 2019, 18:05

50нең 32се сайланды

Хөкүмәт йортында Административ реформа үткәрү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны Премьер-министрның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов үткәрде.Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук, видеоэлемтә режимындареспублика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыклары катнашты.Утырыш кысаларында дәүләт идарәсе өлкәсендәге бик күп мәсьәләләр каралды, аларның актуальлеге федераль дәрәҗәдәге яңа таләпләргә, шул исәптән, "Русия Федерациясенең санлы икътисады" дәүләт программасы бурычлары, шулай ук, республика Башлыгы Радий Хәбировның "сентябрь" указы белән бәйле.Аерым алганда, республиканың дәүләт (муниципаль) хезмәтләре һәм сервислары күрсәтүнең санлы платформасын булдыру буенча сынау проектында катнашуы турында фикер алышынды.Беренче чират сыйфатында Русия Элемтә министрлыгы тарафыннан 50 хезмәттән торган исемлек тәкъдим ителде, республика Хөкүмәте Аппараты аналитикасын исәпкә алып, 32 хезмәт сайланды. Алар буенча технологик процесслар 2020 ел башында эшләнер һәм килештерелер, дип көтелә.

Хөкүмәт йортында Административ реформа үткәрү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны Премьер-министрның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов үткәрде.

Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук, видеоэлемтә режимындареспублика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыклары катнашты.

Утырыш кысаларында дәүләт идарәсе өлкәсендәге бик күп мәсьәләләр каралды, аларның актуальлеге федераль дәрәҗәдәге яңа таләпләргә, шул исәптән, "Русия Федерациясенең санлы икътисады" дәүләт программасы бурычлары, шулай ук, республика Башлыгы Радий Хәбировның "сентябрь" указы белән бәйле.

Аерым алганда, республиканың дәүләт (муниципаль) хезмәтләре һәм сервислары күрсәтүнең санлы платформасын булдыру буенча сынау проектында катнашуы турында фикер алышынды.

Беренче чират сыйфатында Русия Элемтә министрлыгы тарафыннан 50 хезмәттән торган исемлек тәкъдим ителде, республика Хөкүмәте Аппараты аналитикасын исәпкә алып, 32 хезмәт сайланды. Алар буенча технологик процесслар 2020 ел башында эшләнер һәм килештерелер, дип көтелә.


Читайте нас