+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 ноябрь 2019, 08:25

Җитәкчеләр, сезнең өчен!

Сәләтле һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә өстәмә мөмкинлекләр бирү, тәҗрибә уртаклашуны оештыру кадрлар сәясәтенең мөһим бурычы булып тора.

Сәләтле һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә өстәмә мөмкинлекләр бирү, тәҗрибә уртаклашуны оештыру кадрлар сәясәтенең мөһим бурычы булып тора.

Шушы бурычны гамәлгә ашыру максатында “Бөтен Русиягә танылу. Русия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре” дип аталган чара уздырыла. Анда 30 меңнән артык оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, баш табиблар, муниципаль берәмлек башлыклары, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар актив катнашып килә.
Чара http://ЛучшиеРуководители.РФ федераль күргәзмә интернет мәйданында җитәкчеләрнең ачык электрон эшлекле визиткалары форматында үтә.
Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда 65 яшькә кадәр, җитәкче тәҗрибәсе ике елдан да ким булмаган Русия гражданы катнаша ала.

Әлеге чара турында, югарыдагы электрон адреска сылтама ясап, барысын да белергә мөмкин.
Читайте нас