Мәскәүдә "Руссия чакыра!" инвестиция форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ВТБ банкы идарәсе президенты һәм рәисе Андрей Костин Башкортстан Хөкүмәте белән «Башкортстан концессион компаниясе» арасында Уфадан М5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлын төзү һәм файдалану эшләрен финанслау турында өстәмә килешүгә кул куйды.
- Имзаланган килешү Уфа өчен бик мөһим инфраструктура проектына старт бирә. Асылда, без Уфаның үзәк өлешеннән М5 федераль трассасына яңа юл төзибез. Гомумән алганда, республика өчен бүгенге килешү аерым әһәмияткә ия. Чөнки бу - дәүләт-шәхси партнерлыкның беренче масштаблы проекты. Ул ВТБ банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган башка проектлар өчен яхшы башлангыч булыр дип ышанабыз, - диде республика җитәкчесе.
- Ышанам ки, республика белән хезмәттәшлек ике якка да файдалы булачак һәм Башкортстанда Русиянең башка субъектларында эре инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен кертергә ярдәм итәчәк, шулай ук төбәкнең үсешен һәм аның икътисадына инвестицияләр кертүне тәэмин итәчәк, – дип билгеләп үтте Андрей Костин.
- Концессион килешү 2029 елга кадәр төзелде. Әмма барысы да безнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвебезгә, шул исәптән Русия Федерациясе бюджеты белән эшләвебезгә бәйле булачак. Бу килешүдә төзелеш бәясе 33,5 миллиард сум күләмендә каралган, шуның 20 миллиард сумнан артыгы – федераль акча. Без эшләрне 2023 елга төгәлләргә планлаштырабыз. Болар - тоннель, ике чакрым озынлыктагы күпер, ике зур юл чишелеше булган эстакада, - диде Радий Хәбиров.