Малтабарлыкка ярдәм итү буенча анык программа булдырылды
Кече һәм урта бизнес икътисадның әйдәүче көче, заманча итеп әйтсәк, үсеш драйверы булырга тиеш. Республикада соңгы чорда тармакны үстерү, аңа ярдәм итүне оештыру буенча максатлы эшләр планлаштырылды. Агымдагы елда, әйтик, анык нәтиҗәле форумнар үткәрелде, аларда чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Гомумән, республикада кече бизнесны үстерү буенча эшлекле чаралар тормышка ашырыла.
Узган атнада, мәсәлән, Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин “Кече һәм урта малтабарлык сәгате” форматындагы чираттагы утырышны үткәрде. Хәбәр ителүенчә, анда кече бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Чарада икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары, Проект офисы секретаре Әлфия Тувалбаева, республика башкарма власть органнары, төбәкне үстерү структуралары, эшлекле берләшмәләр һәм бизнес вәкилләре катнашты. Проект офисында катнашучылар Башкортстан Республикасының бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә бердәм порталын эшләтеп җибәрү буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен карады. Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин, кертелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, яңартылган, эшкәртелгән ресурсны презентацияләде. Ул билгеләп үткәнчә, Инвест-портал структуралы менюның өч пунктына бүленгән. Әйтик, “Башкортстанга инвестицияләр” дигәне инвесторлар өчен республика турында гомум мәгълүматны, инвестиция потенциалын һәм башкаларны үз эченә ала.
Александр Сидякин инвесторлар булачак чараларны белеп торсын өчен 2020 елга Башкортстан Республикасының Эшлекле календарен эшләргә һәм “Ел эшкуары” конкурсы буенча тавыш бирүне урнаштырырга кушты.
Проект офисы ахырында Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе киләсе киңәшмәне “Бизнес-җәй” форумына әзерлек мәсьәләсенә багышларга кушты.
— Монда Alibaba, Amazon, AliExpress кебек дөньякүләм билгеле фирмалар тренерлары да булырга тиеш. Алар мәктәп укучыларына һәм студентларга киләчәк турында сөйләргә, кызыксындырырга тиеш. Үсеп килүче буынның финанс һәм эшкуарлык белемен формалаштыру мөһим, – дип нәтиҗә ясады Александр Сидякин.
Гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла. Бу сан әлеге күрсәткечтән 1,6 тапкырга күбрәк. Максатка ирешү өчен Русия Хөкүмәтенә эшчәнлекне теркәү, салым, кредитлау системаларында җитди үзгәрешләр кертергә, үсешкә комачаулый торган искелектән арынырга кирәк булачак.
Башкортстанда 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Республика икътисадында урта һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә.
Әлеге проект кысаларында Башкортстанга икътисад таянычы саналган тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум акча бүленәчәк. Шулар исәбеннән Башкортстан малтабарларына өстенлекле кредитлар һәм субсидияләр бүлү һәм шулай ук административ басымны киметү, малтабарлык эшчәнлеген популярлаштыру бизнес үсешенең катализаторы булачак. Мөһим карарлар дөрес итеп тормышка ашырылган очракта, тармактагы уңай нәтиҗәләр 2-3 елдан ук күренәчәк, ди белгечләр.