+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 ноябрь 2019, 08:50

Яңа юл төзелешенә киң офыклар ачыла!

Мәскәүдә “Русия чакыра!” XI инвестиция форумы кысаларында “Деглобализация дулкыннары өстендә күперләр” дип аталган пленар сессия узды. Анда ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Мәскәүдә “Русия чакыра!” XI инвестиция форумы кысаларында “Деглобализация дулкыннары өстендә күперләр” дип аталган пленар сессия узды. Анда ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Форум Русия икътисадына капитал җәлеп итү, инвестицион мохитне яхшырту һәм илнең тышкы икътисади һәм эшлекле элемтәләрен үстерү буенча әйдәүче чара булып тора.
Владимир Путин Русиядә уңай икътисади динамика саклануын билгеләде. Үткән ел эчке тулай продукт 2,3 процентка үскән. Эшсезлек кими, агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында ул икътисади актив халыкның 4,6 процентын тәшкил иткән. Соңгы елларда Русия тарихында бу – иң түбән күрсәткеч.
Ил башлыгы халык иминлегенең нигезе икътисадның нәтиҗәле үсеше булуын, бу өлкәдә Хөкүмәт алдында бурычлар билгеләнүен ассызыклады.
Президент “Башнефть” белән бәйле сорауга да җа­вап бирде. Компаниянең акцияләр пакетының тоемлы өлеше республика милке булуын ул гадел факт дип атады.
– Башкортстанның яңа җитәкчесе бу активка респуб­ликаның социаль-икътисади үсешенә җитди йогынты ясар­лык мөнәсәбәттә булуына ышанам, – диде Владимир Путин.
Шул ук көнне Мәскәүдә форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ВТБ банкы ида­рәсе президенты – рәисе Андрей Костин Башкортстан Хөкүмәте белән “Башкортстан концессион компаниясе” арасында Уфадан М5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлын төзү һәм файдалану эшләрен финанслау турында өстәмә килешүгә кул куйды.
Документ концессия килешүенә республика бюджетына төзелеш һәм файдалану чыгымнарын оптималь­ләш­терүдән төбәккә файда бирү, шулай ук, кредит финанславы чыгымнарын киметү исәбенә йөкләнешне киметәчәк үзгәрешләр кертә.
– Әлеге килешү Уфа өчен мөһим булган инфра­струк­тура проектына старт бирә. Атап әйткәндә, без Уфаның үзәк өлешеннән М5 федераль трассасына яңа юл төзибез. Гомумән алганда, республика өчен бүгенге килешү аерым әһәмияткә ия. Чөнки бу – дәүләт-шәхси партнерлыкның беренче колачлы проекты. Ул ВТБ банкы белән берлектә гамәлгә ашырылучы башка проект­лар өчен яхшы башлангыч булыр дип ышанабыз, – диде республика җитәкчесе.
Читайте нас