+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2019, 11:33

Ниһаять, Көнчыгыш юлы төзелә башлаячак!

"Уфада Көнчыгыш чыгу юлын төзү-монтажлау эшләре 2020 елның 20 гыйнварында башланачак", - дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов. Шушы көннәрдә республика, ВТБ банкы һәм "Башкортстан концессия компаниясе" финанслау структурасы тарафыннан үзгәртелгән проектны гамәлгә ашыру турындагы яңа килешүгә кул куелды.

Проектның гомум бәясе - 33,5 миллиард сум. Шуның 24,45 миллиард сумы — капиталь грант акчасы, 19,99 миллиард сумы — федераль бюджет акчасы, 9,1 миллиард сумы — концессионер акчасы, 4,5 миллиард сумы — республика бюджеты акчасы.
Яңа килешү буенча, проектны гамәлгә ашыру өчен проект финанславы кулланылачак. Кредит бирү вакыты 10 елга кыскартылган (2029 елга кадәр). Федоровка-Шакша транспорт чишелеше концессионер акчасына төзелә. Нәтиҗәдә, республика бюджеты чыгымнары 30 миллиард сумга киметелде, дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Көнчыгыш чыгу юлын төзүне 2023 елда тәмамлау планлаштырыла. Ул М5 һәм М7 федераль трассаларын берләштерәчәк, торак микрорайоннар төзү планлаштырыла торган Уфа аръягы бистәсе үсешендә хәлиткеч роль уйнаячак.

Радий Хәбиров вице-премьер Рәиф Абдрәхимовка, комитет җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗановка һәм аларның командаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

- Бу - Русиядә дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә иң эре проект. Беренче таш салу тантанасын оештырырга һәм ил Хөкүмәтен чакырырга кирәк, - дип тәкъдим итте Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров.
Читайте нас