Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында киләчәктә коммуналь техника җитештерү оештырылырга һәм файдаланылмый торган мәйданнарда индустриаль парк булдырылырга мөмкин. Башкортстанның беренче вице-премьеры Андрей Назаровның Туймазы районына һәм Октябрьский шәһәренә эшлекле сәфәре барышында шул хакта сүз барды.
"Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы" җәмгыяте - Русиядә машина төзү продукциясе җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Биредә 2018 елда җитештерү күләме 1,8 миллиард сум тәшкил иткән.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, чүп-чар реформасы башлану белән махсус коммуналь техникага ихтыяҗ кискен арткан.
- Туймазда җитештерүне модернизацияләгәндә һәм күләмнәрне - 4 тапкыр, 8 миллиард сумга кадәр арттырганда, без продукцияне сатуда предприятиегә ярдәм итәчәкбез, — дип билгеләп үтте беренче вице-премьер.
Казылык һәм ит деликатеслары җитештерүче «Савва» компанияләр төркеменең Туймазы комбинатыында булганнан соң, продукция җитештерүне һәм аны сатуны киңәйтү өчен ит эшкәртү предприятиеләренә ярдәм итү турында карар кабул ителде. 2018 елда «Савва» компаниясендә ит эшкәртү күләме 10 мең тоннадан азрак тәшкил итте, дип билгеләп үттеләр республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.