+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Ноября 2019, 11:40

Австрия белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров "Русия - Башкортстан" телеканалына эксклюзив интервьюда Австрия юнәлеше перспективалары турында сөйләде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров "Русия - Башкортстан" телеканалына эксклюзив интервьюда Австрия юнәлеше перспективалары турында сөйләде.
- Безнең өчен Австрия белән хезмәттәшлек - өстенлекле юнәлеш. Республика Башлыгы бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Австриядә безне яхшы каршы алдылар. Барлык чаралар да яхшы дәрәҗәдә узды. Биредә тышкы икътисадый хезмәттәшлекне, Австрия белән Башкортстан арасындагы туризмны үстерүгә һәм ныгытуга зур игътибар бирдек.
Әгәр бүген Русиядә Австриянең 500 компаниясе бар икән, алдагы ике елда Австриянең 50 генә булса да компаниясе Башкортстанда барлыкка килер дип өметләнәбез. Әлбәттә, аларның безнең территориядә үсүенә һәм үз производстволарын булдыруга, үз инвестицияләрен салуга ярдәм итәчәкбез, - диде Андрей Назаров.
Интервьюны тулысынча https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=34966 Башкортстан Хөкүмәте сайтында укый аласыз.

Читайте нас