+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Ноября 2019, 11:45

Башкортстан делегациясе - Кыргызстанда!

Кыргызстанда хәзер Башкортстан бизнес-делегациясе эшли, ул анда эшен 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә. Кичә Башкортстан бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре Кыргызстанның икътисад министры Санҗар Муканбәтов белән очрашты. Катнашучылар ике республика арасында эшлекле элемтәләрне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

- Кыргызстан бүген Башкортстанның сәүдә партнерлары арасында 18нче урында тора. Хезмәттәшлек потенциалы шактый югары, без республикалар арасында товар әйләнешен арттыруга өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова һәм Кыргызстан ягын 2020 елда Уфаның «Экспортлау вакыты» форумында катнашырга чакырды.
Кыргызстанның Икътисад министрлыгы башлыгы Санжар Муканбәтов республика икътисадының төрле секторларында хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде.

Шул ук көнне Башкортстанның "Көньяк-Урал авырлык үлчәү заводы" предприятиесе вәкилләре Кыргызстанның транспорт һәм юллар министрлыгы каршындагы автомобиль, су транспорты һәм авырлык-габарит контроле агентлыгында предприятие җитештергән автомобиль авырлыгын үлчәү җиһазын презентацияләделәр.

Моннан тыш, Башкортстан предприятияләре вәкилләре тагын кайбер компанияләрдә булды. «АЮ Холдинг» җитәкчелеге белән очрашу узды, анда алар үз мөмкинлекләрен һәм җитештерелгән продукцияне күрсәтте.

Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә Кыргызстан капиталы катнашлыгында 28 компания эшли.
Читайте нас