+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 декабрь 2019, 13:10

Дәүләт программалары ничек эшли?

Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде. Анда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре каралды. Беренче вице-премьер билгеләвенчә, республикада төбәкнең социаль-икътисади хәлен тотрыкландыруга юнәлтелгән максатлы программа механизмы булдырылган.

Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде. Анда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре каралды. Беренче вице-премьер билгеләвенчә, республикада төбәкнең социаль-икътисади хәлен тотрыкландыруга юнәлтелгән максатлы программа механизмы булдырылган.
– Дәүләт программалары Хөкүмәт эшчәнлегенең барлык төп өлкәләрен колачлый, алар нигезендә өч елга бюджет формалаштырыла, – диде ул. – Агымдагы елда республика бюджетының гомум чыгымнарында программа чыгымнары өлеше 95 процент тәшкил итә. Дәүләт программаларын финанслауның гомум күләме 1 ноябрьгә 187,2 миллиард сум тәшкил итте. Сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, агросәнәгать тармаклары тотрыклы төбәк үсеше дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуына бәйле.
Төп доклад белән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, дәүләт программалары исемлеге нигезендә быел республикада төзелеш, транспорт, экология, туризм, эшкуарлык, социаль ярдәм өлкәләрендә 32 документ гамәлдә. Вице-премьер һәр юнәлеш буенча максатлы күрсәткечләргә ирешүне һәм программа чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен билгеләде.
Чыгышы ахырында Рөстәм Моратов программа-максат идарә системасындагы төп бурычларны атады. Аерым алганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан “сентябрь указы”нда билгеләнгән өстенлекләргә ирешү буенча дәүләт программаларын яңадан формалаштырырга кирәк.
Икенчедән, төбәк бюджетын формалаштыруда программа ысулын саклап калу максатында 2020 елда гамәлдә булу вакыты төгәлләүче авыл, урман хуҗалыгы, җир мөнәсәбәтләре, халыкны социаль яклау, хезмәт базарын көйләү, җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм юстиция өлкәләрендә программа документларының яңа версияләрен булдыру мөһим.
Читайте нас