Бүген республика Сәүдә-сәнәгать палатасында Башкортстанның гамәлдәге һәм потенциаль экспортерлары белән киңәшмә узды.
Чарада Башкортстан сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, тышкы икътисади элемтәләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов, «Русия экспорт үзәге»нең Идел буе территориаль идарәсе җитәкчесе Николай Ереев, Башкортстанның экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов, шулай ук бизнес-шерифлар һәм чакырылган экспертлар катнашты.
Киңәшмә экспортка дәүләт ярдәменең яңалыкларына һәм гамәлдәге чараларга, шулай ук махсус программаларга һәм төбәктә "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга багышланды. Биредә спикерлар "Сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм итү", "Аграр-сәнәгать комплексы үсеше ноктасы буларак экспортлау", "Экспорт продукциясе логистикасы", "Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында республика предприятиеләренең экспорт үсеше мөмкинлекләре" темаларына чыгыш ясады.
Арытаба чарада катнашучы предприятие вәкилләре спикерларга сораулар бирде һәм үз тәкъдимнәрен әйтте. Киңәшмә ахырында экспорт эшчәнлегенә керү буенча осталык дәресе узды.