Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә Башкортстан инвестиция комитетының чираттагы утырышын үткәрде. Анда икътисадның төрле тармакларында проектларны гамәлгә ашыру буенча инвесторларның ниятләре каралды.
“Башбиотех” җәмгыяте проекты җитәкчесе Дмитрий Шаповалов Стәрлетамак районындагы ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча куәте 1 миллион тоннага кадәр булган комплекс төзү планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, предприятие терлекчелек, азык-төлек һәм химия сәнәгате өчен продукция алачак. Тоташ алганда, 63 миллиард сумга якын инвестицияләр салу һәм 1000нән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.– Яшермим, бу – инвестицияләр күләме буенча иң зур проект, — диде Радий Хәбиров. – Аны өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертергә, кирәк булган барлык әзерлек эшләрен оештырырга һәм 2020 елда Сочида узачак Русия инвестицион форумында инвестиция килешүенә кул куярга тәкъдим итәм.
Сочи форумында кул куярга планлаштырылган тагын бер инвестпроект – Уфада аэропорттан ерак түгел логистик почта үзәге төзү. Аны гамәлгә ашыру почта хезмәтен нәтиҗәле оештырырга һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гомум инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә. Нәтиҗәдә, якынча 1000 яңа эш урыны булдырылачак.