“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкның мәшгульлегенә ярдәм” гомумдәүләт проекты шундый максатларны күз уңында тота
Тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендәге төп бурычларның берсе — хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, җитештерү процессларын нәтиҗәлерәк итү, хезмәт потенциалын яхшырту исәбенә икътисадны үстерү. “Безгә кичекмәстән хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә кирәк. Ул ел саен ким дигәндә 5-6 процентка артырга тиеш. Бу саннар икътисадның һәм предприятиеләрнең нәтиҗәлелеге, яңа эш урыннары артуны, хезмәт хакының үсүен аңлата. Шушы максатка ирешәбез икән, гражданнарның кереме артачак, алар гаиләләрен һәм балаларын лаеклы тәэмин итәчәк. Төбәкләр, предприятиеләр, бизнес белән берлектә халыкның мәшгульлегенә һәм хезмәт мобильлегенә ярдәм итә торган анык система булдырырга кирәк”, диде Русия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы
утырышында.
Билгеле булуынча, Русия Президентының май указларына ярашлы игълан ителгән гомумдәүләт проектлары арасында “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкның мәшгульлегенә ярдәм” дип аталганы да бар. Русия күләмендә аны гамәлгә ашыру өчен 2024 елга кадәр 49,5 миллиард сум акча тотыну планлаштырыла. Проектка 10 меңнән артык уртача һәм зур предприятиене җәлеп итү каралган. Башкортстанга әлеге проект кысаларында барлыгы 1 миллиард 238 миллион сум бүленәчәк, дип көтелә.
Федераль дәрәҗәдә дәүләт проектында катнашучы төбәкләр белән берлектә системалы характердагы предприятиеләргә өстәмә ярдәм чаралары әзерләнде. Биредә компанияләргә салым ташламалары бирү, җитештерүгә инновацион һәм фәнни эшләнмәләр кертүне дәртләндерү буенча чаралар турында сүз бара.
Гомумдәүләт проектында катнашкан предприятие җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларга методик ярдәм күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге алачак. “Сакчыл җитештерү” коралларын керткәннән соң, компания “Сәнәгатьне үстерү фонды”ның ташламалы займ рәвешендә финанс ярдәменә дәгъва итә ала (5 елга 1 процент).
Моннан тыш, мәшгульлеккә ярдәм буенча предприятие хезмәткәрләрне яңадан укытуга субсидияләр рәвешендә компенсация алуга да гариза бирергә мөмкин.
Бүгенге көндә Башкортстан Хөкүмәте гомумдәүләт проектында катнашучыларның яңартылган таләпләренә ярашлы рәвештә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы предприятиеләре белән байтак килешү төзеде.
2019 елда республиканың 50 предприятиесен гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү максаты куелды. Аның кысаларында биш ел дәвамында йөзләрчә предприятиене модернизацияләү планлаштырыла, бу аларның һәрберсендә хезмәт җитештерүчәнлегенең елына кимендә 5 процентка үсүен тәэмин итәчәк.
Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча ил күләмендә игълан ителгән федераль программада сынау төбәге буларак катнаша. Шушы программага ярашлы, республикада һәр ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген биш процентка күтәрү максат итеп куела. “Бу күбесенчә яңа процессларны сыйфатлы итеп эшкә кушачак белгечләрнең компетенциясенә бәйле. Бер үк вакытта җитештерү базасын һәм кадрлар потенциалын ныгытуны инвестицияләү мөһим. Бүген территорияне үстерүдә төп көч – хезмәт һәм интеллектуаль ресурслар. Хезмәт җитештерүчәнлеген ничек үстерергә, дигән сорау икътисадчыларны да, түрәләрне дә борчый. Эш кешесе исә, ничек эшләгән булсам – шулай эшлим, ләкин хезмәт хакы артмый, кибетләрдәге бәяләр тизрәк үсә, дип аптырый.
Белгечләр фикеренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү проблемасын хәл итү эш кешесенә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртүдән башланырга тиеш. Академик Виктор Ивантер әйтүенчә, кешеләргә кешечә мөнәсәбәт була икән, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үсәчәк, җитештерелгән товарларга сорау да артачак. Сорау арту исә хезмәт хакларының, халыкның кереме күпме булуга бәйле.
Хезмәт хаклары белән хезмәт җитештерүчәнлеге тәңгәл үскән очракта гына икътисади тотрыклылык һәм үсеш турында сүз алып барырга мөмкин. Ягъни, хезмәткә түләүне үстерми торып җитештерүчәнлекне күтәреп булмый.
Бүгенге икътисади сәясәт башлыча инфляцияне тоткарлауга корылган. Әмма инфляцияне авызлыклап кына икътисади иминлеккә ирешү мөмкин түгел. Хезмәткә түләү даими артып торганда еллык 5-6 процентлы инфляция куркыныч түгел. Һәрхәлдә, тегесенең дә, монысының да үсүе икътисадтагы җанлылыкны аңлата. Җанлылык булмаса, торгынлык барлыкка килә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.