Республика аша үтүче федераль трассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче фотокамераларның эше яңартылуы хакында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Транспорт сәгате»ндә дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сөйләде.
Фотовидеотеркәү комплекслары эшендә тәнәфес "Росавтодор" белән килешү мөнәсәбәтләрен җайга салуга бәйле.
- 2019 елның 1 июленнән 59 камера тарафыннан 228 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Соңгы өч көндә генә дә аларның эше яңартылганнан соң 20 миллион сумга якын 2 меңнән артык карар чыгарылган. Барлык акчалар Башкортстан Юл фондына керә, - диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Якын көннәрдә Уфа юлларында тагын шундый 62 комплекс эшли башлаячак. Гомумән алганда, ел ахырына республика трассаларында 500 камера автомат режимда эшләячәк. Ә 2020 елның 1 маена аларның саны икеләтә артачак.
Башкортстан Башлыгы фотовидеотеркәүнең билгеләнгән комплекслары картасын оператив яңартырга кушты. Анда халык кайда камера торуын күрә алачак.
– Безнең максат – хокук бозучылардан штрафлар җыю түгел, ә кагыйдә бозуларны булдырмау. Бу юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеге өчен эшләнә, алар тизлек режимын сакласын, исән-сау булсын өчен эшләнә. Шуңа күрә без бу камераларны яшерен урнаштырмыйбыз, - диде Радий Хәбиров.