+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 декабрь 2019, 03:40

Үзебезнеке, димәк, сыйфатлы!

Күптән түгел башкалабыз Уфада узган “Безнең бренд” фестивален быел республиканың аграр тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе дип кабул итәргә кирәк. Дүртенче ел үткәрелүче азык-төлек форумы ил төбәкләрендәге аграр җитештерүчеләр игътибарын да җәлеп итеп өлгерде. Әлеге мөһим чараның нәтиҗәлелеген анда катнашырга теләк белдерүчеләр санының өч ел дәвамында ике тапкырга артуы да дәлилләде. Азык-төлек фестивалендә Русиянең 19 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Әлбәттә, әлеге очрашуларны Башкортстанның аграр базарында үз урыннарын табуда көндәшлек мәйданы белән чагыштырырга да була торгандыр. Ә таләпчән һәм экологик яктан саф продукциягә өстенлек бирүче уфалыларга аграр җитештерү белән шөгыльләнүче 120 компания эшчәнлеге, аларның продукциясе белән якыннан танышу мөмкинлеге булды.Ил күләмендәге әһәмияткә ия аграр форумда Башкортстан агросәнәгатьчеләре дә үзләрен лаеклы тәкъдим итте. Фестивальдә республиканың 22 районыннан 31 авыл хуҗалыгы кооперативы һәм 9 фермер хуҗалыгы катнашты.



Читайте нас