"Гомумән алганда, бу ел эчендә 2000нән артык гаилә озак еллар көткән торагын алды. Алар ач тордылар, таләп иттеләр, пикетлар белән чыктылар. Без бу юнәлештә эшлибез: төзелешкә үз өлешен кертүче һәр кеше торагын алачак.
Без торак белән бергә социаль объектлар да төзиячәкбез. Башлыкларны шул хакта кисәтәм: төзелешкә рөхсәт биргәндә шушыны да исәпкә алырга кирәк. Бу катлаулы мәсьәлә. Без төзелеш бизнесын үтермәс өчен, бер ел дәвамында мәсьәләне хәл итү юлын эзлибез", - диде Радий Хәбиров.