+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 декабрь 2019, 10:55

Дәүләт транспорты ышанычлырак

Башкортстанда Транспорт һәм юл хуҗалыгы республика дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗановның отставкага китүен таләп итеп язылган петиция популярлаша бара. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, 10 декабрь иртәсенә 1087 имза тупланган.

Башкортстанда Транспорт һәм юл хуҗалыгы республика дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗановның отставкага китүен таләп итеп язылган петиция популярлаша бара. "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, 10 декабрь иртәсенә 1087 имза тупланган.

Бу хәл буенча политолог Константин Кузьминых үз фикерен белдерде.
- Башкортстан халкы теләгәнчә, барысы да тиз генә эшләнми, властьлар мобиль рәвештә пассажирлар ташу системасын үзгәртеп кора. Казнаны салымнар белән тулыландыру һәм пассажирлар йөртү хәвефсезлеген арттыру максатында законсыз эшләгән пассажирлар йөртүчеләрне "күләгә"дән чыгару буенча эшләрдә кыенлыклар бар. Республика Башлыгы белдергәнчә, «Техас»тан цивилизацияле җәмәгать транспорты системасына күчү җиңел булмаячак. Легаль булмаган пассажир йөртүчеләр эшчәнлегенең мәгънәсе шул: салымнар түләмәү, лицензиясез эшләү, билетлар бирмәү һәм хәвефсезлек турында кайгыртмау.

Узган ел нелегаллар базарның 41,3 процентын контрольдә тоткан һәм елына 95 миллион кеше алар хезмәтеннән файдаланган, ә "Башавтотранс" предприятиесе пассажирлар ташу базарының нибары 14,3 процентын гына биләгән. Быел "Башавтотранс" барлыгы 527 автобус алырга тиеш. 2020 елның беренче кварталында тагын 62 автобус: 17 урта класслы һәм 45 зур автобус кайтачак.

2019 елның гыйнварыннан алып сентябрьгә кадәр дәүләт пассажир ташучысы инде 48,8 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, бу дәүләт пассажир йөртүчесе үсешенең уңай динамикасы турында сөйли. Радий Хәбиров килгәнче банкротлык турында мәсьәлә күтәрелсә, агымдагы елның беренче тугыз аенда гына да предприятиенең табышы 1,3 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елга карата 8 процентка (99 миллион сумга) артык.

Зур табыш китерүче бизнессыз калудан курыккан эшкуарларга карата республика юлларындагы нелегалларны бетерү буенча башкарылган эшләр искә төшә. Кайда "кара акча" әйләнгәнен аңларга кирәк. Андый кешеләр үз эшен башкару өчен барына да әзер, хәтта "пычрак сәясәт"не кулланудан да тартынмый.
Читайте нас