+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 декабрь 2019, 09:45

Республикада инвестицияләр күләме 15 процентка үскән

Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда белдерде.

Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда белдерде.

- Быел без инвестицияләр үсешен 15 процентка җиткердек. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Соңгы елларда бу мөһим күрсәткеч 0 процент иде. Без федераль министрлыклар һәм корпорацияләр белән эшләргә өйрәндек, өч яңа алгарышлы үсеш территориясе ача алдык. "Алга" махсус икътисади зонасын булдыру өстендә эшлибез.
Мин ышанам, Стәрлетамакта, Ишембайда һәм Салаватта агломерация үсешенә ул көчле этәргеч бирәчәк. Әгәр барысы да килеп чыкса, хәзер без яңа махсус икътисади зона, башка шундый ук мөһим территория турында уйлыйбыз, - диде Радий Хәбиров.

Шулай ук, август аенда Башкортстанда Русиядә иң зур Подольск ятмасын эшкәртүгә старт бирелде. Урал тау-металлургия компаниясенең бу проектына инвестицияләр 50 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Радий Хәбиров башка перспективалы эре проектлардан «Газпром нефтехим Салават» газ эшкәртү комплексын, Салаватның «Дога» предприятиесендә углеводород газларын эшкәртү җайланмасын төзү эшен башлап җибәрүне атады.

- Тулаем алганда, безнең планнарда - 100 инновацион проектны гамәлгә ашыру. Республикада куәтле "Промцентр" индустриаль паркы бар. 4 ел эчендә аның резидентлары төбәк бюджетына миллиард сум акча күчергән. Биредә 1200 эш урыны булдырылган. Без әлеге уңышлы проектка ярдәм итәргә һәм аның мәйданын тагын 10 мең квадрат метрга арттырырга дигән карар кабул иттек. Безнең өч индустриаль паркыбыз – Чишмә районындагы "Агротехнологияләр үзәге", Уфа районындагы "Уфа" һәм "Нижегородка" парклары Русия Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында җиңде. Алар 755 миллион сум күләмендә федераль ярдәм алачак, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас