30 елга беренче тапкыр Уфа-Казан поезды юлга кузгалды.
Әлегә ике вагоннан башлаганнар, киләчәктә ихтыяҗ булса, аларның саны артачак.
90 урынлык ике вагон Уфа — Санкт-Петербург — Уфа маршруты поездына тагылган. Яңалыкны иң элек пенсионерлар һәм ялга баручы гаиләләр бәяләгән.
Юлда 18 сәгать вакыт үтәчәк. Ульяновскида вагоннар икенче поездга тагылачак. “РЖД” якын киләчәктә бу юнәлештә пассажирлар артуын күзаллый.
Билет хакы алган көнгә бәйле. Өлкәннәр өчен — 1100 сум тора, балаларныкы 30 процент ташлама белән сатыла. Никадәр алдарак алсаң, шулкадәр арзанрак.