+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 декабрь 2019, 13:30

"Минем беренче бизнесым"да Башкортстаннан 10 мең мәктәп укучысы катнашты

«Минем беренче бизнесым» халыкара конкурсы – «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының төп проектларының берсе. Анда катнашуга Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 91 иленнән 11-18 яшьлек мәктәп укучыларыннан 500 меңнән артык гариза килгән.

«Минем беренче бизнесым» халыкара конкурсы – «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының төп проектларының берсе. Анда катнашуга Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 91 иленнән 11-18 яшьлек мәктәп укучыларыннан 500 меңнән артык гариза килгән.
Башкортстан гаризалар саны буенча топ-10 төбәкләр арасына кергән (10 582). Бәйгенең онлайн-этабы 20 декабрьдә 23:59 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Катнашучыларга гариза бирергә һәм конкурсның сайлап алынган бер юнәлеше буенча биремнәрне үтәргә кирәк. Агымдагы елның 4 октябрендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган «Русия – мөмкинлекләр иле» коммерция карамагында булмаган автоном оешманың Күзәтчелек советы утырышында «Минем беренче бизнесым» халыкара конкурсының өченче сезонын уздыру хупланган иде. Өченче сезон 5 ноябрьдә Мәскәүдә конкурсны ачу тантанасында игълан ителде.
- Конкурсның онлайн-этабына килүче гаризалар саны көннән-көн арта бара. Моннан тыш, быел башка илләрдән дә катнашучылар саны сизелерлек артты – конкурс порталында дөньяның 91 иленнән вәкилләр теркәлгән. Укучыларның активлыгы югары булу сәбәпле, без конкурсның онлайн-этабын 20 декабрьгә кадәр озайтырга булдык. Егет-кызларга биремнәр үтү һәм киләсе этапка чыгу өчен тагын 10 көн вакыт бар, – дип билгеләп үтте «Русия-мөмкинлекләр иле» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Комиссаров.
Онлайн этаптан соң турыдан-туры этап башланачак, аның кысаларында Русиянең 42 шәһәрендә бизнес-интенсивлар һәм 19 төбәгендә дүрт айлык START UP бизнес-курсы узачак. Конкурсның иң яхшы катнашучылары вузларга керү өчен өстәмә баллар эшләү мөмкинлеге (START UP бизнес-курсы нәтиҗәләре буенча), үз проектларын тормышка ашыру өчен остазлар белән хезмәттәшлекне дәвам итү, конкурсның партнеры – «Инновацияләргә ярдәм фонды» грантын оту, мәктәп укучылары өчен төбәкара бизнес-интенсивта катнашу, проектны CapFest фестивалендә тәкъдим итү, шулай ук, кыйммәтле призлар оту мөмкинлеге алачак.
Читайте нас