+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 декабрь 2019, 07:05

Владимир Путин: "КамАЗ" - Русиянең горурлыгы һәм дөньякүләм бренд"

Кама автогиганты күп кенә илләрдә югары бәяләнә торган йөк машинасы җитештерә. Аларны төрле милләт һәм дин вәкилләре булган уникаль белгечләр ясый. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Чаллыда автозаводның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы митингта әйтте, дип хәбәр итә "Татар информ".

«Бу предприятиегә нигез салучыларның барысы алдында да баш иябез. Алар — 1969 елда әлеге искиткеч проектны башлап җибәргән эшчеләр, төзүчеләр, инженерлар, галимнәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан кешеләр килде, монда уникаль коллектив барлыкка килде. Сез барыгыз да үз шәһәрегезне, Татарстанны яратасыз һәм барыгыз да безнең уртак зур ватаныбыз — Русияне чын күңелдән якын итәсез, — диде Владимир Путин. - Биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр эшләде һәм эшли. Энергияле, алга омтылучан искиткеч коллектив оешты».

Русия Президенты цехларны каравын сөйләде һәм заводта үз киләчәге турында уйлана торган бик күп яшьләр эшләвен әйтте.

«Сез заманча продуктлар, машиналар җитештерәсез! Әлбәттә, без сезнең бренд белән горурланабыз. Әмма "КамАЗ", барыннан да элек, искиткеч спортчыларыбыз ярдәмендә халыкара бренд булды. Алар елдан-ел уникаль нәтиҗәләргә ирешә, абруйлы халыкара ярышларда үзләрен кызганмый катнаша», — диде Владимир Путин.

Читайте нас