Банкротлыктан котылдылар.
РБК Уфа хәбәр итүенчә, Бәләбәйдәге «Автонормаль» заводын, 800 миллион сумлык бурычын кичектереп, банкротлыктан коткардылар. 2019 ел башыннан «Автонормаль» Ростех структурасына караган предприятиеләр карамагына күчте. Әлеге структуралар банкларга бурычларның процентын 37дән 12гә кадәр төшерүгә, идарә итүдә яңалыклар кертүгә иреште. Бәләбәй заводына шулай ук Башкортстан Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә. Чөнки 3,5 мең кеше эшләгән әлеге предприятиенең тотрыклылыгы шәһәрдәге социаль-икътисади иминлекне тәэмин итә. Бу завод башлыча «КамАЗ» һәм «АвтоВАЗ» өчен комплектлаучы детальләр җитештерә.