+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 декабрь 2019, 10:20

Алдынгы инвесторлар Уфада җыелды

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстан чакыра!” беренче инвестиция форумы узды. Чара барышында төбәкнең нәтиҗәле инвестицион сәясәтен формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстан чакыра!” беренче инвестиция форумы узды. Чара барышында төбәкнең нәтиҗәле инвестицион сәясәтен формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Чарада бизнесны үстерүгә ярдәм күрсәтелә торган федераль башкарма хакимият органнары, Стратегик башлангычлар агентлыгы, Русия турыдан-туры инвестицияләр фонды, Сәнәгать үсеше фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды вәкилләре катнаша. Төп спикерлар илнең стратегик инвесторлары булды, алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып кына калмыйча, төбәкне алга таба үстерү юлларын да тәкъдим итә.

Программада Башкортстан Республикасын ирекле инвестицияләр территориясе буларак тәкъдим итү, “Төбәкләргә инвестицияләр: үсеш нокталары һәм иң яхшы практикалар” пленар утырышы һәм дискуссия секцияләре эше, алар барышында Башкортстанның икътисади үсеше мәсьәләләре карала. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең һәм чит илләрнең алдынгы инвесторлары - төбәкнең стратегик партнерлары белән эшлекле очрашулар уздыра. Көн тәртибендә – масштаблы инвестпроектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, дәүләт ярдәменең мөһим чаралары, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары каралачак.
Читайте нас