Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Торатау" конгресс-холында "Башкортстан чакыра" инвестиция форумының пленар утырышында катнашты. Утырышның модераторы танылган Русия журналисты һәм телевидение алып баручысы Владимир Познер булды.
Утырыш башланыр алдыннан Башкортстанның "Ирекле инвестицияләр территориясе" темасы буенча презентациясе булды. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров алып барды. Ул республиканың икътисади, гыйльми һәм интеллектуаль куәте турында җентекләп сөйләде.
- Андрей Геннадьевич республикабыз һәм аның мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Шуңа күрә мин аның чыгышыннан тыш булган кайбер моментларны билгеләргә тырышырмын, - диде Радий Хәбиров. - Беренчесе. Без эшләгән бөтен нәрсә ахыр чиктә безнең кешеләр яхшырак яши башлауга юнәлтелергә тиеш. Шул ук вакытта без моның өчен күп эшләргә кирәклеген ачык аңлыйбыз. Чөнки кешеләр катлаулы яши. Бездә чыннан да очын-очка ялгаучы, үз торагы булмаган, кечкенә хезмәт хакы алучы һәм башка шундый кешеләр шактый күп. Шуңа күрә төп максат - кешеләрне яхшырак яшәтү.
Ләкин без, шулай ук, кешеләр яхшырак яшәсен өчен, бик күп вариантлар булуын ачык аңлыйбыз. Элек кулланылган эшләрнең берсе - утырырга һәм гыйбадәт кылырга. Бәлки, яхшырак яшәрбез. Әмма без аңлыйбыз - гыйбадәт кылырга кирәк, әлбәттә, әмма без баесын өчен эшләргә кирәк. Безнең икътисад тотрыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен. Яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары барлыкка килсен һәм яхшы хезмәт хакы булсын өчен. Шуңа күрә без хәзер моны ничек тормышка ашыру өстендә эшлибез.
Мин үзем дә тормышымның бик кечкенә бер аралыгында бизнес белән шөгыльләндем һәм инвестор өчен теге яки бу төбәктә, яки дәүләттә нинди идарә командасы эшләве мөһим булуын аңлыйм. Шуңа күрә бүген шуны әйтәсем килә: өстенлекләребезнең берсе - республикада нәтиҗәле һәм бик мотивлы команда эшләве.
Безне аерып торган икенче нәрсә - сүзебездә торуыбыз. Бу да мөһим. Әгәр без сүз бирсәк һәм ни турындадыр сөйләшсәк, без моны башкарачакбыз.
Өченчесе. Миңа калса, безнең командага инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә ничек эшләргә кирәклеген аңлаган кешеләр кушылды һәм кушыла. Моны эшли белгән кешеләр дә әһәмиятле.
Ни өчен барыгызны да җыйганыбызны да әйтмәкче идем, хөрмәтле коллегалар. Беренчесе - без үзебез турында белдерәбез. Республика чираттагы тапкыр нәкъ безгә инвестицияләр салырга кирәк һәм безнең белән эшләргә кирәк икәнлеген белдерә.
Икенчесе. Без бүген үк очрашулар кысаларында, шул исәптән безнең идарә командасы вәкилләре белән элемтәләр булыр дип уйлыйбыз. Алар файдалы булачак, берничә килешүгә кул куя алабыз.
Һәм өченчесе, иң мөһиме. Бу форумны без барыгызга да, хөрмәтле коллегаларыбыз, рәхмәт әйтергә оештырдык. Безгә ышанган, инвестицияләр салган, безнең белән алга таба да эшләргә теләгегезне югалтмаган өчен рәхмәт белдерергә. Бу безнең өчен бик мөһим! - диде Радий Хәбиров.