+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2019, 06:40

Зур башлангычлар шундый акча салуны да таләп итә

Русия Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга киткән чыгымнар 368 миллиард сумга артып, 26 триллон сумга җитәчәк, дип хәбәр итә "Известия" гәзите.

Русия Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга киткән чыгымнар 368 миллиард сумга артып, 26 триллон сумга җитәчәк, дип хәбәр итә "Известия" гәзите.

Әйтик, «Демография» гомумдәүләт проектына өстәмә акчаларның иң күбе - 279 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Бу беренче һәм икенче балага пособиеләр алучыларның саны арту белән бәйле. Хәзер мондый түләүләрне 1,5 яшьтән кечерәк балалы гаиләләр алала, анда ата-аналарның уртак кереме бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан кимрәк тәшкил итә. 2020 елда пособиене балага өч яшь тулганчы ике минимумнан кимрәк керем алучы гаиләләр алачак.
Шулай ук «Сәламәтлек саклау» һәм «Магистраль инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы» проектларының бәясе шактый артачак — 39 миллиард һәм 38 миллард сум.

2024 елга кадәр гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга барлыгы 25,7 триллион сум акча сарыф итү планлаштырылган иде. Шуның 13,2 триллион сумы — федераль бюджеттан, 4,9 триллион сумы — федерация субъектлары бюджетларыннан, 7,5 триллион сумы — бюджеттан тыш чыганаклардан һәм тагын 0,1 триллон сумы бюджеттан тыш дәүләт фондларыннан бүлеп биреләчәк. Хәзер федераль бюджеттан 13,5 триллон сум бүленәчәк.



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас