Яңа ел башыннан исерткечләр өчен күбрәк түләргә туры киләчәк.
1 гыйнвардан аракы, коньяк, бренди һәм башка исерткеч эчемлекләрнең минималь бәяләре арта.
Әлеге вакытта сәүдә челтәрендә аракының бер шешәсе 215 сумнан ким булырга тиеш түгел иде. Яңа елдан бу минималь сумма 230 сумга күтәрелә.
Коньякныкы әлеге 388 сумнан 433 сумга менә.
Хөкүмәт вәкилләре бәяләр артуны контрафакт эчемлеккә каршы көрәштә нәтиҗәле инструмент дип аңлата.