+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 декабрь 2019, 12:40

Республикада Транспорт академиясе ачылачак

Республикада Башкортстан дәүләт транспорт академиясен ачарга мөмкиннәр. Бүген оператив киңәшмәдә шундый тәкъдим яңгырады.

Республикада Башкортстан дәүләт транспорт академиясен ачарга мөмкиннәр. Бүген оператив киңәшмәдә шундый тәкъдим яңгырады.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру заказчылар һәм подрядчы оешмалар вәкилләре компетенцияләренең тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә.
— Планлаштырудагы кимчелекләр, торглар белән тоткарлыклар — болар барысы да гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән эшләрнең вакытында башкарылуын җитди тоткарлады, — дип билгеләп үтте ул.

Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, инде хәзер үк юл-транспорт тармагы квалификацияле инженер-техник кадрларга кытлык кичерә. Һәм мондый төрдәге дефицит, тормышка ашыруга планлаштырылган эшләр күләмен исәпкә алып, артачак кына.

“Шуңа бәйле рәвештә Уфа автотранспорт колледжын республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты карамагына тапшыру һәм аннары аны югары уку йорты — Башкортстан дәүләт транспорт академиясе рәвешендә аккредитацияләү турындагы башлангыч белән чыктык. Бу юл-транспорт предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", — диде ул.

Радий Хәбиров башлангычны хуплады, республиканың бюджет урыннарында кызыксынуын билгеләп үтте һәм Хакимият җитәкчесе Александр Сидякинга проектны гамәлгә ашыруга кушылырга кушты.
Фото:alt.kp.ru
Читайте нас