+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 декабрь 2019, 07:20

Иң бәхетле пассажир кем?

24 декабрьдә "Уфа" халыкара аэропорты 3,5 миллионлы пассажирга хезмәт күрсәтте.

24 декабрьдә "Уфа" халыкара аэропорты 3,5 миллионлы пассажирга хезмәт күрсәтте.

Бәхетле пассажир Евгения Казакова, Уфадан Санкт-Петербургка очарга ниятләп, "Россия" авиакомпаниясе рейсына теркәлгән. Кызы һәм өч оныгы белән бергә Евгения Григорьевна төньяк башкалага Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм туганнары белән очрашу өчен китә.
"Бу - минем өчен Яңа ел әкияте! Без бик бай мәдәни программа планлаштырдык, һәм мондый искиткеч бүләк безгә өстәмә көч, Санкт-Петербург буйлап озын-озак йөрүләр өчен илһам бирәчәк", - ди бәхетле пассажир.

Республика Хөкүмәте исеменнән 3,5 миллионлы пассажирны төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин котлады.

"Бүген республика авиапассажирлар йөртүне үстерүгә һәм киңәйтүгә аерым игътибар бирә, рейсларны субсидияләүдә актив катнаша. "Уфа" аэропорты киләсе елда да Идел буе федераль округында лидер исемен алыр һәм тотрыклы үсешен дәвам итәр дип ышанабыз", — диде ул.

"Елны яңа рекордлар белән тәмамлау Уфа авиаузелы өчен традициягә әверелә", - дип билгеләп үтте аэропортның генеральный директоры Александр Андреев. Аның сүзләренә караганда, берничә ел рәттән предприятие тотрыклы үсеш темпларын күрсәтә, алар уртача тармак күрсәткечләреннән алда бара, бу исә - аэропорт эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеге билгесе. Шул ук вакытта пассажирлар агымы арту эчке һәм халыкара юнәлешләрдә дә күзәтелә.


Төбәкара маршрутларны үстерү бүген пассажирлар агымын арттыруның төп факторларының берсе булып тора. Авиакомпанияләр, шул исәптән "Россия" авиакомпаниясе, белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, "Уфа" аэропорты илнең алдынгы аэропортларының берсе булган, анда Мәскәүне урап узучы башка төбәкләргә рейслар өлеше 56 проценттан артып киткән. Шулай итеп, ил Президенты Владимир Путин куйган күрсәткечкә, башкалада күченеп утырмыйча башкарыла торган рейсларның 50 проценттан артуына ирешә алганнар.

Киләсе елда бу эш республика Хөкүмәте ярдәме белән дәвам итәчәк. 2020 ел башында республика халкының Волгоградка, Пермьгә, Түбән Новгородка турыга очу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аеруча популяр маршрутлар буенча очышлар ешлыгы арта, шул исәптән Санкт-Петербург, Сочи, Новосибирск һәм илнең башка шәһәрләре юнәлешендә. Халыкара юнәлешләр челтәре киңәя. Әйтик, киләсе елда Ереванга туры рейс ачыла, Венага очыш программасы дәвам итәчәк, ул туристлар һәм бизнес вәкилләре арасында популярлаша бара.

"Россия" авиакомпаниясе 3,5 миллионлы пассажирга бүләк сыйфатында Уфа - Санкт-Петербург - Уфа маршруты буенча бушлай очу өчен сертификат бүләк итте. Шулай ук, Уфа аэропортыннан бүләк буларак, аңа истәлекле сувенирлар, бушлай парковка һәм бизнес-залда хезмәт күрсәтү өчен сертификатлар тапшырылды.
Фото: Башинформ.
Читайте нас