+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 декабрь 2019, 11:15

Иң яхшы районнар республика Башлыгы грантын алачак!

Республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгының 5 миллион сум күләмендәге грантын алачак муниципалитетларны атады.

Республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгының 5 миллион сум күләмендәге грантын алачак муниципалитетларны атады.

Грантлар быел беренче тапкыр булдырылды. Алар республиканың социаль-икътисади үсешенең аерым юнәлешләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләргә һәм районнарга тапшырыла. Рейтинг өч төркемгә бүленгән: шәһәр округлары, административ үзәге шәһәрдә булган районнар һәм авыл районнары.
«Иң яхшы коммуникация» номинациясендә җиңүчеләр дип Стәрлетамак, Благовещен һәм Иглин районнары, шулай ук, Уфаның Октябрь районы танылды.

«Инвестор (эшкуар) белән диалог» номинациясендә иң яхшылар булып Агыйдел, Баймак һәм Архангель районнары танылды.

"Чиста муниципалитет" номинациясендә грантларга Октябрьский, Туймазы һәм Илеш районнары лаек булды.

"Сәламәт муниципалитет" номинациясендә Салават, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнары җиңү яулады.

"Уңайлы авыл" номинациясендә грантларны Учалы һәм Балтач районнары алачак.

Моннан тыш, 2018 ел йомгаклары буенча урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге федераль кануннар нигезендә бәяләнде. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен грантларны түбәндәгеләр алачак: шәһәр округлары арасында - Күмертау;

административ үзәге шәһәрдә булган районнар арасында - Бәләбәй һәм Яңавыл районнары;

авыл районнары арасында - Уфа, Борай, Мишкә, Нуриман, Мәчетле һәм Гафурий районнары.

Гомум приз фонды 75 миллион сум тәшкил итә.
Читайте нас