+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Декабря 2019, 13:50

Киләсе елда "Сәнәгать сәгате" булачак

2020 елның гыйнварында Башкортстанда Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән тематик киңәшмәләр кысаларында «Сәнәгать сәгате» барлыкка киләчәк. Бу хакта 30 декабрьдә республика Хөкүмәтендә үткән 2019 елга йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев узып баручы елның 11 аенда сәнәгать секторының эш нәтиҗәләре белән доклад ясады. Әйтик, 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада сәнәгать җитештерүе индексы, Русиядәге уртача дәрәҗәдән 1,8 пунктка артып, 104,2 процент тәшкил итте. Продукция чыгару күләме 1,6 триллион сумга җиткән.

Башкортстан Башлыгы республиканың сәнәгать һәм энергетика министрлыгына киләсе елда хакимият органнары тарафыннан игътибар һәм ярдәм таләп итүче предприятиеләр белән системалы эшкә күчәргә, шулай ук индустриаль тармакның проблемалы мәсьәләләрен хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм механизмнар эшләү өчен «Сәнәгать сәгатьләре» уздыруны оештырырга кушты.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас