Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов 27 декабрьдә Башкортстан моношәһәрләре хакимиятләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә форматында республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде.
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Татьяна Штоль резидентларны җәлеп итү буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм 2019 елның ноябреннән декабренә кадәр Русия Икътисади үсеш министрлыгында инвестициялернең гомум күләме 22 миллиард сумнан артып киткән һәм 2 508 эш урыны булдырган 10 резидент теркәлде, дип билгеләде.
Рөстәм Моратов муниципалитетларга резидентлар санын һәм алар гамәлгә ашыра торган инвестицион проектлар санын арттырырга, шулай ук якын арада потенциаль резидентлар өчен эшчәнлек өлкәләрен киңәйтү мөмкинлеген дә кулланырга кушты.
Алга таба киңәшмә барышында Башкортстанның моношәһәрләрендә индустриаль һәм технопарклар булдыру мәсьәләсе каралды. Республика территориясендә 13 индустриаль парк һәм 5 технопарк эшләп килүе билгеләп үтелде. Анда 61 резидент теркәлгән, инвестицияләрнең гомум күләме 43,5 миллиард сум һәм 3,5 мең яңа эш урыны булдырылган.
Республика моношәһәрләрендә эшкуарлык активлыгын күтәрү өчен Уфада ТОСЭРга потенциаль резидентлар җәлеп итү максатларында 2020 елның язында моношәһәрләрне үстерү буенча төбәкара форум үткәрү планлаштырыла.