Башкортстанда 2021 елда узачак Халыкара форумга ныклы әзерлек башланды
Узган елда Башкортстанны халыкара сәүдә һәм хезмәттәшлек мәйданына алып чыгачак мөһим вакыйга үтте: сентябрьдә “Апимондия” умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе Монреальдә узган форумда алдагы 47нче конгрессны Русиядә — Башкортстанның башкаласы Уфада үткәрү турында карар чыгарды.
Халыкара конгрессны үзендә үткәрү хокукы алу өчен берничә ил көрәште. Соңгы ике-өч ел дәвамында Башкортстанның умартачылык тармагын, тарихын һәм милли традицияләргә нигезләнеп үстерелгән борынгы шөгыль үзенчәлекләрен өйрәнү максатында дистәләрчә илдән галимнәр, белгечләр килде.
2020 ел — Башкортстанның әлеге югары дәрәҗәдәге форумга ныклы әзерләнү елы. Республика үзендәге кабатланмас һәм милли үзенчәлекләр байлыгын бергә туплаган умартачылык тармагы белән Русияне халыкара аренада тагын бер баскычка югарырак күтәрергә тиеш. Әйткәндәй, Халыкара “Апимондия” ассоциациясе дөньяның 82 иленнән 120дән артык умартачылык хәрәкәтен берләштерә. 2021 елда Уфада узачак мәртәбәле чарага чит илләрдән 8-10 мең чамасы кунак килүе көтелә.
Димәк, быел республика умартачылары алдында тагын да зуррак, киеренкерәк бурычлар тора. Башкортстанның халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе бар. 2015 елда, мәсәлән, ШОС һәм БРИКС саммитлары узган иде. Республика җитәкчелеге белдерүенчә, “Апимондия” конгрессын дөнья дәрәҗәсендәге таләпләр биеклегендә оештыру һәм үткәрү өчен башкалада уңайлы инфраструктура бар.
Башкортстан Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә сыйфатлы бал җитештерүе белән танылды. Натураль һәм экологик продукция республика бренды дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә умартачылык тармагында чолыкчылык юнәлеше, гомумән, дөнья күләмендә борынгы шөгыль һәм иң сыйфатлы бал җитештерү үрнәге буларак кабул ителде. Соңгы елларда дөньяның дистәләрчә илендә Башкортстан балы белән кызыксыну артты. Рәсми чыганакларга караганда, табигать күчтәнәче Япония, Согуд Гарәбстанына, АКШка һәм башка илләргә күпләп озатыла. Ниһаять, Башкортстан балын халыкара сәүдә мәйданына алып чыгу, аның кыйммәте белән якыннанрак таныштыру мөмкинлеге туды.“Апимондия” конгрессын Башкортстанда үткәрү идеясе дә очраклы тумады. Республика умартачылары бу турыда беренче тапкыр Сибайда узган “Урал аръягы-2012” инвестиция форумында тәкъдим буларак җиткергән иде. Башлангыч матур, әлбәттә. Әмма бу идея хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелгәнче зур юл үтә. 2017 елда республика “Апимондия”нең чираттагы конгрессын үзендә үткәрү өчен әзерлекне дәүләт дәрәҗәсендә башлый.
Белешмә. Халыкара умартачылар конгресслары комитеты 1893 елда оештырыла. Ә беренче Халыкара конгресс дүрт елдан соң Брюссельдә үткәрелә. 1949 елда умартачыларның Амстердамда узган ХIII җыелышында “Апимондия” умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясенә нигез салына. Әлеге вакытта ул дөньяның сиксәннән артык илендәге 120ләп умартачылык берлеген берләштерә. Аның төп максаты — барлык илләрдәге умартачылык тармагының фәнни, техник һәм икътисади үсешенә булышлык итү.
Киләсе елда Уфада узачак “Апимондия”нең 47нче конгрессының башкарма секретаре итеп беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов тәгаенләнде. Монреальдә узган чарада Башкортстан делегациясен ул җитәкләде.
— Башкортстан умартачылык тармагын үстерү буенча илдә әйдәүче төбәкләрнең берсе булып тора. Республиканы юкка гына “Русиянең баллы йөрәге” дип йөртмиләр, — диде очрашу йомгаклары буенча Илшат Таҗетдинов. — Башкортстан бал алу мөмкинлекләре әлегә тиешенчә файдаланылмаган зур ресурсларга ия. Без аны яратабыз, җитештерә беләбез һәм Башкортстан балын Русиядә генә түгел, дөньяда яратуларын, аның турында күбрәк белүләрен телибез. Шуңа күрә дә 47нче конгрессның Уфада уздырылуы очраклы түгел. “Апимондия” конгрессы ул — беренче чиратта, җитди тәҗрибә алмашу, умартачылык тармагындагы фәнни казанышлар, бал җитештерүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр белән танышу, бал кортларын тәрбияләү һәм дәвалау өлкәсендә яңалыклар белән хәбәрдар булу мәйданчыгы. Бу форум Башкортстан балын тагын да ераккарак таратуда, тоташ алганда, республиканы умартачылык тармагы үсешкән төбәк буларак кына түгел, шулай ук туризм үсеше, инвестиция салу өчен дә кызыклы төбәк буларак күрсәтүдә дә көчле инструмент булып тора. Болардан тыш, әлбәттә, конгресс башка тармакларга да — авыл хуҗалыгына, азык индустриясенә, сәүдә һәм малтабарлык өлкәләренә дә көчле импульс бирәчәк.”
Шунысы да игътибарга лаек: илебездә мондый конгресс соңгы тапкыр 1971 елда Мәскәүдә узган иде. Ул чакта 23нче конгресста катнашкан дәүләтләр саны да болай ук күп булмаган. Һәм тагын төгәл 50 ел үткәч, Русия кабат үзендә халыкара форумны үткәрәчәк. Әйткәндәй, СССР “Апимондия”гә 1954 елда гына әгъза булып керде. Әлеге вакытта Русия исеменнән федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Русия Умартачылар берлеге “Апимондия” әгъзасы булып тора.
Һәр конгрессның тәгаен фәнни темасы була. Аны “Апимондия” җитәкчелеге билгели. Киләсе елда Уфада узачак форумның девизы: “Бал корты — кешенең экологик һәм икътисади иминлеге”.
Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов, шулай ук, Монреальдә узган конгресс эшендә катнашып, Башкортстан умартачыларына зур ышаныч күрсәтелүе хакында белдерде.
— Мин Уфада үтәчәк халыкара конгрессның тоташ ил күләмендә әлеге тармак үсешенә зур импульс бирәчәгенә, уңай йогынты ясаячагына ныклы ышанам, — диде ул. — Бу — совет чорыннан соң Русиядә беренче тапкыр үткәрелүче форум. Советлар Союзы вакытында уздырылган чарада барлык дәүләтләр катнашкан булса да, делегация составында, нигездә, төбәк, республика, өлкә вәкилләре күбрәк иде. Ә хәзер мондый очрашуларга нигездә умартачылар үзләре килә, үзләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим итә, хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе буенча фикер алыша.
Арнольд Бутов фикеренчә, Уфада узачак конгресс умартачылык тармагының никадәр мөһим булуын дәүләт дәрәҗәсендә дә аңларга булышлык итәчәк. Без бу чарада, шулай ук, башка илләрдә умартачылык тармагының ни дәрәҗәдә алга киткәнен һәм үсешнең Хөкүмәт дәрәҗәсендә тармакка игътибар белән бәйле булуын да күрәчәкбез. “Безнең илдә умартачылык тармагына дәүләт тарафыннан җитди ярдәм күрсәтү әле башланып кына килә. Бу юнәлештә Башкортстан үрнәк булып тора. Республикада төбәк программалары уңышлы эшли һәм ул яхшы нәтиҗә бирә”, — диде Русия Умартачылар берлеге президенты.
Әлбәттә, дөнья күләмендәге мәртәбәле чара үткәрүдә Башкортстанның йөзе кызарырлык булмаячак. Беренче чиратта конгресста катнашучыларны хезмәтләндерүдә техник турлар һәм инфраструктура объектларын әзерләү бурычы куелды. Берничә проект буенча эш дәвам итә. Бал йорты, бал сыйфатын тикшерү буенча төбәк лабораториясе, ачык һавадагы “Башкортстанның бал авылы” дигән музей, “Алтын чолык” фәнни-җитештерү һәм туристик комплекс — һәммәсе дә алдагы конгрессның үзенчәлекле бизәкләре булыр дип көтелә.
Килгән кунаклар өчен 1-3 көн дәвамындагы туристик сәяхәтләрнең дә мавыктыргыч булачагына шик юк. Анда, шулай ук, Илеш, Архангель, Чишмә, Ишембай районнарында урнашкан Бал авылына, токымчылык умарталыкларына бару да каралган. Әлбәттә, “Шүлгәнташ” табигый тыюлыгы һәм “Башкортстан” милли паркларында бөтен дөньядан җыелган кунакларга төбәкнең гүзәл табигате, күпмилләтле халыкның тормышы, милли гореф-гадәтләре белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылачак.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иглин районына эш сәфәре барышында Иваново-Казанка авылы янәшәсендәге бүкән чолыкчылыгы белән танышты. Урындагы фермер Фәнис Хәлилов, республика җитәкчесенә биредә борынгы башкорт авылы үрнәгендә берничә йорттан урын булдырып, туризмны үстерүгә теләве турында сөйләде. Бу авылда аучы, умартачы, кымыз эшләүче, балыкчылар йортлары салырга, остаханәләр, элекке ата-бабалар чорындагы авыл шөгыльләре үрнәген тергезергә уйлый фермер. Район хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Коннов сүзләренә караганда, авылда, шулай ук, 300 агач бүкәненә исәпләнгән чолык умарталыгы, 40 баш мал өчен ат фермасы, кымыз җитештерү участогы, җәяүле һәм атлы туристлар өчен манежлар булдырылачак.
Әлеге проект киләсе елда узачак халыкара конгрессны әзерләү буенча республика оештыру комитеты тарафыннан да хупланды. Бал авылы маршруты конгресс кысаларында туристик сәяхәтләрнең берсе буларак кабул ителә һәм өч көн дәвамында анда сигез мең чамасы кунак булыр дип көтелә.
— Без Ивано-Казанка авылы янәшәсендәге әлеге Бал авылы проектын хуплыйбыз. Ул республика өчен традицион булган умартачылык тармагын да, туризмны үстерүгә дә булышлык итәчәк. Миңа биредә барысы да ошады, — диде очрашу нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров.
Олег Төхвәтуллин.