Республика Хөкүмәтендә узган «Транспорт сәгате» киңәшмәсендә шул хакта сүз барды.
Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, "Росавтодор" белән имзаланган килешү буенча республика юлларында, Уфа һәм Стәрлетамак агломерациясендә система төзелешенә 1,1 миллиард сум бүлеп бирүне күздә тотыла.
Проектның гомум бәясе - 1,5 миллирад сум, республика бюджеты өлеше - 400 миллион сум. Өч елга финанслау - 660 миллион сум төбәкләргә җибәрелә.
Уфаның Төньяк автовокзалында урнашачак Интеллектуаль юл системасы Мәскәү тибы буенча проектлана һәм бөкеләрне билгели һәм агымнарны бүлә белә торган 134 светофорны; агым тизлеген билгели торган 19 «акыллы» юл билгесен; 6 үлчәү-габарит контроле пунктын; машина кую урынын һәм парковка кагыйдәләрен бозуны күзәтеп торучы 56 махсус камераны үз эченә ала.
Хәзерге вакытта буш торган Төньяк автовокзал бинасы шундый таләпләргә туры килә. 14 катлы янкормада өч юл хәрәкәтен оештыру үзәге, транспорт дирекциясе, пассажирлар ташуны оештыру үзәге, «Уралдортранс» һәм «Башкирдортранспроект» дәүләт профильле институтларын урнаштырырга мөмкин.
1992 елда төзелгән Төньяк автовокзал биналар комплексы - «Башавтотранс» дәүләт компаниясе карамагында. Биналар авария хәлендә. Ремонтка 400 миллион сум акча таләп ителә, ул ике ел дәвам итәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров интеллектуаль транспорт системасын булдыруны хуплады. Төньяк автовокзал биналарын ремонтлауга килгәндә, республика җитәкчесе вариантларны эшләп бетерергә һәм әлеге мәсьәләне ике атнадан соң тагын бер тапкыр фикер алышуга чыгарырга кушты.