+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 гыйнвар 2020, 07:55

Авыл тарихында яңа бит

Быел гамәлгә кергән федераль программа Башкортстан авылларын ничек үзгәртәчәк?

Быел гамәлгә кергән федераль программа Башкортстан авылларын ничек үзгәртәчәк?

Русия азык-төлек хәвефсезлеге доктринасында каралган товар җитештерүдәге аерым позицияләрне узып китте. Бу турыда узган ел ахырында авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авылны үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән Дәүләт Советы утырышында ил Президенты Владимир Путин белдерде. Рәсми чыганаклар буенча, илнең эчке сәүдә базарында гомум күрсәткечтә үзебезнең илдә җитештерелгән продукция өлеше доктрина кысаларында 95 процент тәшкил итәчәк дип фаразланса, чынлыкта ул 99,7 процентка җитте. “Шикәр 80 процент көтелсә, чынлыкта 99,5 процент булды. Ит һәм ит продукцияләре доктринада 85 процент билгеләнгән иде, 92,6 процентка күтәрелде. Балык продукциясе, шул тәртиптә, 80 һәм 82,2 процент күрсәтте. Агроэкспорт, чималны гына исәпкә алып түгел, әзер продукция белән дә, ел йомгаклары буенча 24 миллиард доллардан артып китүе ихтимал. Белүегезчә, 2024 елга без бу күрсәткечне 45 миллиард долларга җиткерү бурычын куябыз. Һәм бу — кулдан килерлек бурыч”, — диде әлеге очрашуда Владимир Путин.
Шул ук вакытта, галимнәр билгеләвенчә, экспортны арттыруда дәүләтнең эре агрохолдингларга өстенлек бирүе күзәтелә. Әлбәттә, эре аграр бизнеста хезмәт җитештерүчәнлеге югарырак. Кызганычка каршы, куәтле эре холдинглар авылда кече һәм урта бизнесны кысрыклап кына калмый, ә элекке колхоз-совхоз эшчеләрен дә, яшьләрне дә эшсез калырга һәм шәһәргә, Себер киңлекләренә китәргә мәҗбүр итә.
Рәсми чыганаклар буенча, мәсәлән, узган ел башына Русиядә авылда яшәүчеләр саны 37,3 миллион кеше тәшкил иткән. Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразына караганда, 2050 елга авыл халкы әлегедән 14 миллионга кимүе ихтимал.
Билгеле, авылда яшәүчеләр санының кимүенә эре агрохолдинглар гына сәбәпче түгел. Икенчедән, ил буенча фикер йөрткәндә, авылда яшәүче эш көчендәге кешеләрнең 20 проценты чамасының гына шөгыле, ягъни эше бар.
Соңгы елларда Русиядә авылларны социаль-икътисади үстерү юнәлешендәге дәүләт программасы уңышлы эшләп, хәл итүне көткән проблемаларны чишәргә этәргеч бирде.
Быелдан илебездә “2020-25 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы эшли башлады. Яңа дәүләт программасының асылы нәрсәдә? Аграр сәясәттәге яңа бурычлар Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагында, авылларның социаль йөзендә нинди чагылыш табачак?

Ил башлыгы Владимир Путин югарыда телгә алынган Дәүләт Советы утырышында аграрийларның узган елдагы эшчәнлегенә яхшы бәя бирде. “Соңгы вакытларда авыл хуҗалыгындагы үсеш темпы, илнең тоташ икътисады белән чагыштырганда, югарырак күзәтелә. Елның 11 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 4,1 процентка артты. Гомум нәтиҗәдә эре агрохолдинглар гына түгел, фермер хуҗалыклары өлеше дә арта. Соңгыларының өлеше 2010 елда гомум аграр җитештерүдә 7,2 процент булса, 2019 ел йомгаклары буенча 12,9 процентка җитәчәк, дип фаразлана, диде Владимир Владимирович. —Әмма мин шуңа ныклы ышанам: әгәр без принципиаль мәсьәләләрне хәл итмәсәк, тармак киләчәктә дә бүгенге кебек уңышлы үсешкә ирешә, яңа дәрәҗәгә күтәрелә һәм квалификацияле, яшь кадрларны җәлеп итә алмаячак. — Нинди бурычлар соң ул? Ул — авылда тормыш дәрәҗәсе. Безнең авыл территорияләре һаман да элеккечә социаль корылышы, көнкүреш комфорты, инфраструктура үсеше ягыннан калыша. 2020 елдан гамәлгә керәчәк дәүләт программасы әлеге проблемаларны хәл итүдә “сикереш” ясарга тиеш...”
2025 елга кадәрге чорга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын ил Хөкүмәте узган елның җәй башында кабул иткән иде. Аграр экспертлар арасында нинди генә каршылыклы фикерләр тудырмасын, бу документ соңгы чирек гасыр эчендә кабул ителгән һәртөрле программалар арасында үзенең җитдилеге, киң масштаблы булуы һәм шушы максатларга күләмле финанс ресурслары юнәлтелүе белән аерылып тора. Яңа Русия тарихында, гомумән, аграр тармакка мондый күләмле акча бүленүе ышанмаслык төш кебек күренә. Игътибар итик.
Саннар телендә. Программа кысаларында алдагы биш ел дәвамында авыл территорияләре үсешенә 2,3 триллион сум акча бүлү карала, шул исәптән 1,6 триллион сумы төбәкләргә федераль үзәктән җибәреләчәк. Чагыштыру өчен: 2013-2019 елларга исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыру өчен федераль казнадан сарыф ителгән акча 84,521 миллиард сум иде.

Яңа дәүләт программасының асылы нәрсәдә? Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бу сорауга анык җавап бирде.
— Комплекслы программаның төп максаты — гомум ил халкы күрсәткечендә авылда яшәүчеләр санын кимендә 25,3 процент дәрәҗәсендә саклап калу, авылда уртача хезмәт хакын — шәһәрдәгенең 80 проценты күләменә, авылда яхшыртылган торак мәйданы күләмен гомум өлештә 50 процентка кадәр җиткерү, — диде Дмитрий Анатольевич.
Дәүләт программасында каралган чаралар 37 миллионнан күбрәк кеше яшәгән авыл тормышын шәһәрдәге дәрәҗәгә якынайтырга тиеш. Медицина ярдәме, социаль тәэмин итү, белем бирү өлкәсендәге проблемалар хәл ителәчәк. Шулай ук, торак юнәлешендә, авыл терри­торияләрен төзекләндерүдә, газ һәм суүткәр­гечләр линияләрен сузуда, юл, Интернет үткәрү мәсьәләләрендә көн кадагындагы мәсьәләләрне дәүләт ярдәмендә хәл итү аграр сәясәттә төп казанышлар буларак билгеләнә.

— Без шәһәр мохитен төзекләндерү программасы өчен бик тә рәхмәтле. Әмма республика халкының 40 проценты авыл җирендә яши, бездә зур авыллар күп. Хәзер кешеләр күп аралаша, йөри һәм аларның дөньяга карашы үзгәрә. Элегрәк авылда сквер яисә парк булдыру турында сүз башлаганда, “басу капкасы янына чыксаң, сквер да, парк та шунда гына” дигән җавап ишетелә иде. Хәзер авылда яшәүчеләр дә үзләрендә төзекләндерелгән, комфортлы территорияләр булдыруны сорый. Хатын-кыз, аягына туфли киеп, яктыртылган һәм хәвефсез урамда баласы белән йөри алсын, дип әйтәм мин... Без авыл территорияләрен дә тизрәк төзекләндерүне телибез. Заявкалар өчен таләп ителгән документлар тапшырылды да инде, — диде Радий Фәрит улы әлеге киңәшмәдә.


Башкортстанда 2003-19 елларны үз эченә алган ике федераль программа кысаларында зур эшләр башкарылды. “Авылны социаль үстерү” һәм “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программалары буенча республикада авылда тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга 19,23 миллиард сум (шул исәптән 7,8 миллиарды — республика казнасыннан) тотынылды. Әйтергә кирәк, федераль бюджеттан средстволар җәлеп итү буенча Башкортстан илдә лидерлар исемлегендә булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә республика авылларында 10 меңнән артык гаилә үзләренең торак хәлен яхшыртты, 830 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Башкортстан авылларында соңгы унъеллыкта 44 ФАП төзелүе, 570 чакрым электр линиясе сузылуы һәм 168 километр арада авыл юллары салынуы да әлеге программаларга бәйле.
Яңа дәүләт программасына да өметләр зур. Узган ел ахырыннан тармак министрлыгы әлеге документ кысаларында субсидияләр алу өчен заявкалар кабул итә башлады.
— Мондый күләмле финанс бик тә шатлыклы. Авылны социаль үстерү максатларына ил күләмендә ел саен 250 миллиард сум биреләчәк. Ә 2019 елда тоташ агросәнәгать тармагына бүленгән сумма 300 миллиард сум иде. Бу — уникаль мөмкинлек, һәм аны дөрес, максатлы файдаланырга кирәк, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әлеге мөһим документны тормышка ашыру мәсьәләләренә бәйле утырыштагы чыгышында.

Белешмә. Программа кысаларында гражданнарга һәм аграр предприя­тиеләргә ташламалы яңа кредитлар тәкъдим ителә: торак сатып алу һәм төзү өчен еллык процент ставкасы 3 процентка кадәр; йортларга инженерлык җиһазлары сатып алуга — 5, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектлары булдыруга һәм аларны тоташтыруга елына 5 процентлы ставка белән кредит бирү карал­ган.


Вице-премьер белдерүенчә, программаның аграр җитештерүгә бәйсез тормышка ашырылуы һәм аның икътисадның барлык юнәлешләренә кагылуы игътибарга лаек. Республика җитәкчелеге мондый алымны хуплый. Чөнки Башкортстанның биш табигый климатик зонага бүленүе дә, таулы һәм урманлы зоналар булу да, шулай ук, аграр туризмны үстерү мөмкинлекләрен үстерәчәк. Мондый үзенчә­лекләр һәр авыл районын үстерүгә аерым караш таләп итә, дигән фикердә Илшат Илдус улы.
Билгеле, дәүләт программасын тормышка ашыру якын киләчәктә республика авыллары яшәешенә яңа сулыш та өрәчәк. Әлеге вакытта республика халкының 1,6 миллион кешесе авыл җирендә яши. Әйткәндәй, соңгы мәгълүматларга караганда, бездә 4,5 мең чамасы авыл бар. Узган гасырның соңгы унъеллыкларыннан соң хәтсезгә кимүе дә сер түгел. Бу хәл әле дә дәвам итә.
Соңгы еллардагы тикшеренүләрдән күре­нүенчә, хәзер авылда калырга теләүчеләргә яхшы эш хакы гына түгел, ә шәһәрнекенә якын тормыш-көнкүреш шартлары да кирәк. Болар бергә хәл ителгән очракта гына авылларның югалмаячагына ышаныч бар.
Узган елның октябрендә башкалабыз Уфада “Русия Федерациясе торак-коммуналь хуҗа­лыгының төп юнәлешләре” дигән темага федераль министрлыкның киңәшмәсе узган иде. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм чыгыш ясады.
— Без шәһәр мохитен төзекләндерү программасы өчен бик тә рәхмәтле. Әмма республика халкының 40 проценты авыл җирендә яши, бездә зур авыллар күп. Хәзер кешеләр күп аралаша, йөри һәм аларның дөньяга карашы үзгәрә. Элегрәк авылда сквер яисә парк булдыру турында сүз башлаганда, “басу капкасы янына чыксаң, сквер да, парк та шунда гына” дигән җавап ишетелә иде. Хәзер авылда яшәүчеләр дә үзләрендә төзеклән­дерелгән, комфортлы территорияләр булдыруны сорый. Хатын-кыз, аягына туфли киеп, яктыртылган һәм хәвефсез урамда баласы белән йөри алсын, дип әйтәм мин... Без авыл территорияләрен дә тизрәк төзекләндерүне телибез. Заявкалар өчен таләп ителгән документлар тапшырылды да инде, — диде Радий Фәрит улы әлеге киңәшмәдә.
Алдагы биш ел дәвамында республика авыллары колачлы төзелеш мәйданын хәтерләтәчәк. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында, тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 140 километр газүткәргеч, 157 чакрым суүткәргеч линияләре салыначак. Мөһим чараларны гамәлгә ашыру кырыклап торак пунктны — “зәңгәр ягулык”ка тоташтыру, иллесен эчәр су белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Болардан тыш, 1300дән артык гаилә авылда үзләренең торак шартын яхшырту өчен субсидия алачак. Әлбәттә, болары — зур эшнең “пионерлары” гына.
Ниһаять, авылга дәүләт карашы кимеде, дигән өметсез һәм ышанычны сүндерә барган фикерләргә нокта куелды шикелле. Хәзер инде Хөкүмәт бүлгән триллион сумнарның максатлы һәм сакчыл тотынылачагына ышанасы килә.

Олег Төхвәтуллин.
Фото: "Башинформ"


Читайте нас