+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 гыйнвар 2020, 08:30

Эшкуарларга ярдәмче инструкция эшләнде

Бу инструкция эшкуарларга дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашырга ярдәм итәчәк.

Гамәлдә һәрбер эшкуар сатып алуларда катнашу мәсьәләләре белән очраша.

Бүген дәүләт төрле товарларның, шул исәптән урындагы җитештерүчеләр продукциясенең дә, иң зур заказчысы булып тора. Үз чиратында, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ул – продукция белән тәэмин итүчеләр. Бу урын көндәшлек процедуралары аша яулап алына.

Эшкуарларга дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу өчен ярдәмче инструкция тендерларда катнаша башлау өчен беренче 11 адымны үз эченә ала. Шул адымнар киләчәктә кирәкле стратегияне сайлап алырга ярдәм итәчәк.

Пунктуальлек, продукциянең югары сыйфаты, намуслылык һәм ышанычлылык – конкурс процедураларында катнашучы ия булырга тиешле иң кирәкле сыйфатлар әнә шул.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас