Иске Балтач авылындагы «Акбар» авыл хуҗалыгы кооперативына 2017 елда нигез салына. Узган елда кооператив матди-техник базаны үстерүгә 18 миллион сум күләмендә грант откан. Бу акчаларга кооператив сөт, кефир һәм ряженкалар җитештерү һәм фасовкалау эшен көйләде. Бүген Балтач районына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөт кабул итү һәм эшкәртү цехында булды.
Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илдар Акбиров әле товарларны ташу буенча цех төзү белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
Сөт эшкәртүдән тыш, кооператив ит эшкәртү һәм консервлау, терлекләр өчен әзер азык җитештерү белән шөгыльләнә. Кооперативта 14 кеше эшли. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, республикада күрсәтелә торган авыл хуҗалыгы кооперативларына грант ярдәме авыл халкы өчен җитештерүне үстерүгә яхшы стимул булып тора һәм алар алга таба да үсәргә ниятли.
Радий Хәбиров кооператорлар эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм, авылда дәүләт күрсәтә торган финанс инструментлары ярдәмендә эш урыннары булдырырга мөмкин һәм кирәк, дип билгеләп үтте.