+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 гыйнвар 2020, 07:20

Халыкны кредит коллыгыннан коткарырга кирәк!

Халыкны кредит коллыгыннан коткарырга кирәк!

Чөнки бурычлы кеше гомер буе фәкыйрьлектән чыга алмый.
ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский “илдәге микрофинанс оешмаларын ябарга, коллекторлар эшен туктатырга кирәк,” дигән тәкъдим кертә. Аның фикеренчә, бу оешмалар аерым кешеләрне финанс коллыгында тота. Аз вакытка дип алынган йөзләрчә процентлы кредит бурычыннан күпләр котыла алмый, кайчан да булса аларның хәерчелек сазлыгыннан чыгачагына өмет юк, дип исәпли Владимир Жириновский.

Шуңа күрә, әлеге оешмаларның эшчәнлеген туктатырга, халыкның аларга булган 40 миллиард бурычларын “гафү итәргә” кирәк, ди ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.



Фото: Интернет челтәреннән
Читайте нас