Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга республикада 50 индустриаль, авыл хуҗалыгы һәм технология паркы булдыру бурычын куйган иде. Республика Үсеш корпорациясе вәкилләре шушы максатта Благовар районында эш сәфәрендә булды. Делегация составында капиталь төзелеш буенча директор Рина Даянова, “Уфа” индустриаль паркы идарә компаниясе директоры Артем Пензин, урындагы власть һәи үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Равшан Шаяхов һәм проект җитәкчесе Антон Мелемчук бар иде.
Благовар районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Йосыпов озатуында кунаклар Языково, Благовар һәм Коб-Покровка авыллары янындагы мәйданчыкларны карады, аларның инвестиция җәлеп итү мөмкинлекләре белән якыннан танышты.
Фото Благовар районы хакимияте сайтыннан.